Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш укучыларына ярдәм кирәк

"Имтихан" латинчадан "сынау" буларак тәрҗемә ителә. Бердәм дәүләт имтиханы нәкь тә менә сынаулы, катлаулы, кайчакларда авыр тойгылар калдыра бара. Күп кенә әти-әниләрнең әйтүләре буенча, уку елы башыннан ук унберенчеләр моңа борчыла башлыйлар. Һәр имтиханны көтеп алу курку белән бәйле.

"Әлеге чорны ничек уздырырга" дигән сорау белән без "Салават күпере" психология хезмәте педагог-психологы Вера Евграфовага мөрәҗәгать иттек.
- Вера Анатольевна, имтиханнар вакытында киеренкелек халәтен ничек җиңеп чыгарга кирәклеге хакында сезнең тәкъдимнәрегез һичшиксез бардыр.
- Стресс - организмның тиешле җавабы. Җиңелчә хис-кичерешләр дулкыны хәтта файдалы, ул эшләү сәләтенә уңай тәэсир итә, акыл эшчәнлеген көчәйтә. Ләкин кирәгеннән артык тәэ­сирләнү еш кына киресен күрсәтә. Хәлне тыныч кына кичерә белү чыгарылышларга имтиханнарга әзерләнү һәм аны тапшыру өчен көчләрен аңлы рәвештә бүләргә булыша, ә әти-­әниләрдән дөрес ярдәм таләп ителә.
Гаилә тарафыннан балага психологик әзерлек һәм ярдәм - аның сынау­лар вакытындагы зур уңышына төп этәргеч.
- Әти-әниләргә Сезнең киңәшләрегез.
- Яшүсмер өчен имтиханнар белән бәйле киеренкелекне җиңеп чыгуны җиңеләйтүче уңайлы психологик мохит булдырырга кирәк. Барсы да гади: ул аңлау һәм булышу, ярату һәм аңа ышану. Дәресләр арасындагы тәнәфес вакытларында, бергәләп ашап-эчкәндә, төннәрен йоклар алдыннан ешрак аралашыгыз. Көндәлек эшкә уңай нәтиҗәләр ясагыз - кичке аш вакытында көнегезнең ничек итеп уңышлы булуы турында сөйли аласыз һәм аның да имтиханга әзерләнүдәге уңышлары, мәктәптә вакытын ничек уздыруы, яисә аның нинди вакыйгалар белән тулылануы хакында сөйләвен үтенегез. Күтәренке рухта, дәртләнеп, шаярып сөйләшергә тәкъдим итәм.
- Имтиханнарны тапшыру көнендә турыдан-туры нәрсәгә аерым игътибар бирергә кирәк?
- Менә кайбер тәкъдимнәр: балагызның БДИ тапшыруын исегездә тотыгыз, шуңа күрә дә аңа үз борчуларыгызны сиздермәгез. Чөнки әти-­әниләренең дулкынланулары аларга да күчә. Ул минутларда чыгарылышка авыр булуын күргән өлкәннәр, аңа ярдәм итү йөзеннән йөдәтмичә генә тыныч һәм сабыр булып калырга тырышыгыз. Темалар буенча фәнгә әзерлекне дөрес итеп билгеләргә булышыгыз.
Һәм иң мөһиме: БДИга әзерләнгәндә унберенче сыйныф укучысының көнне дөрес итеп уздыру тәртибен сак­лауны кайгыртыгыз. Дәресләрне өйрәнү кирәклегенә карамастан, аның ял итәргә, йокларга, дуслары белән очрашырга да вакыты җитәрлек калырга тиеш. Һәрвакыттагыча яхшы сыйфатлы туклану мөһим, аеруча да натураль продуктлар санын арттыру зарур.
Исегездә тотыгыз, БДИ - ул кыска вакытлы акция түгел, ә дәвамлы процесс, аның барышында үз-үзеңне оештыруга һәм өйрәтүгә әһәмиятле күнекмәләр үзләштерелә.
Имтихан нәтиҗәләренең мөмкин булган барлык төрләрен һичшиксез бергәләп уйлашыгыз. Әгәр ул тапшыра алмаса, яңадан сынап карау мөмкинлеге бар. Ә иң күп балл җыю - ул әле тормышта иң мөһиме түгел.
- Киңәшегез өчен рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев