Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтеш үзәк район  хастаханәсенең табиб –   анестезиолог-реаниматологы 43 ел медицинада

Тәтеш үзәк район хастаханәсенең табиб –   анестезиолог-реаниматологы  Татьяна Шиһабетдинова әйтүенчә, тормышны яңадан башларга туры  килсә, ул  ике дә уйлап тормыйча  аны шул ук һөнәргә багышлар иде.

(Тәтеш, 20 июнь, "Тәтеш таннары", Елена Викторова, фото автора).
Татьяна Борисовнаның пациентлар гомере һәм сәламәтлеге өчен көрәшүнең күпме йокысыз төннәрен һәм бетмәс-төкәнмәс сәгатьләрен исәпләп бетерә алмаслык мөгаен, чөнки 43 ел эчендә медицинада ул йөзләгән кеше гомерен саклап калган!

Кайчагында үз-үзенә ышанычлы, белемле һәм үҗәт кеше үзенең бер карашы белән авыручыларны гына түгел, аларның туганнарын да операциянең уңышлы тәмамлануына ышандыра.
Тәтештә туып-үскән кыз, балачактан ук табиб булачагын белә: курчак­ларга операция ясый. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганнан соң медицина институтына укырга керә, аны тәмамлый һәм 1978 елда Тәтешкә кайта.
– Башта стационарда да, поликлиникада да, бала тудыру йортында да табиб-педиатр булып эшләдем, – ди ­Татьяна Борисовна.
Мондый эш ритмы аны, ул вакытта яшь белгечне бер дә куркытмаган. Хәер, кырык елдан соң да ул шул ук принцип буенча яши: “Минем тормышым – ул эш”, – ди.
Табиблар Розалина Закир кызы Солтанова һәм Александра Дмитриевна Черкашинаны үз остазлары дип саный – беренче елларда аның хезмәт эшчәнлеге нәкъ менә алар белән бәйле. Татьяна Борисовна билгеләп үткәнчә, ул алар ярдәмендә педиатр булып китә алган. Ә хирурглар Валериан Николаевич Кондаков һәм Иван Иванович Сучков инициативасы белән “анестезиолог-реаниматолог” белгечлеге буенча өстәмә ­белем алган.
– Укырга кирәкме-юкмы икән­ле­гендә шик юк иде. Миңа тәкъдим иттеләр – мин киттем, – ди Татьяна Борисовна.

Ул анестезиолог-реаниматолог вазифасында эшләгән беренче көннәре турында да искә ала.
– Арка буйлап салкын йөгерде, аны мин әле дә хәтерлим. Ул бүген дә йөри, әмма аны күрмәскә тырышам, мондый мизгелләрдә хис-тойгыларга урын калдырмыйм, бары тик эшеңне дөрес итеп башкарырга кирәк. Чөнки һәр очрак – төрлечә. Барысы да инструкция буенча, дәреслек яки китап буенча бармый: барлык пациентларның организмнары төрле, яше дә төрле. Бездә көтелмәгән хәлләр тәүлекнең теләсә кайсы вакытында булырга мөмкин. Кибеттән сумкалар белән кайтасың, ә сине эшкә чакыртып алалар, һәм бу сумкалар белән өйгә икенче көнне генә кайтасың, – дип сөйли Татьяна Борисовна.

Тәтеш районының барлык халкын да туганнан бирле диярлек беләм, ди. Башкача була да алмый: педиатр булып  ун ел эшли, 1988 елдан бирле табиб – анестезиолог-реаниматолог булып, 23 ел дәвамында параллель рәвештә бала тудыру йортында неонатолог ­булып та эшли.

Татарстанның мактаулы сәламәтлек сак­лау хезмәткәре, ТР сәламәтлек сак­лау отличнигы Татьяна Шиһабетдинова сайлаган һөнәре турында беркайчан да үкенмәгән, чөнки ул үзен башка һөнәрдә күз алдына да китерә алмый, “Финансист яки юрист миннән килеп чыкмас иде”, – ди.

Һәр медицина хезмәткәре өчен иң яхшы бәя – пациентлардан рәхмәт сүзләре ишетү. Татьяна Борисовна да аларны көн саен диярлек ишетә. Ә тагын, анестезиолог-реаниматолог өчен кеше операциядән соң күзләрен ачып аңына килгән мизгелдән дә кыйммәтрәк нәрсә юк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев