Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешкә самолет “төште”

Вахитов урамындагы 111нче йорт янында урнашкан очу аппараты ике ел инде узып йөрүчеләрне сокландыра һәм җирле бала-чагаларны сөендерә.

Аны Ринат Яһудин тө­зегән, ул Бөек Ватан сугышы елларында очучы булган әтисенең хыялын тормышка ашыр­ган. Шәһәрленең үзенең дә язмышы авиация белән бәйле: Рыльскта гражданнар авиациясе училищесын тәмамлый, Бөгелмә һәм Ульян аэропортларында радиотехник булып эшли.
Уйланылганны күптән түгел генә чынга ашырган. Ринат Солтан улы очу аппаратын төзүгә ике ел хезмәт куя, материалга заказ бирә, агачтан һәм тимердән детальләр ясый, аңа оныгы унике яшьлек Мөхәммәт ярдәм итә.
"Фюзеляждагы йолдызлар саны - әтисе тарафыннан дошман бомбачыларын бә­реп төшергән самолет исәбе. Әлеге очкычны күреп, үсеп килүче буын солдатларның батырлыгы һәм җиңүнең ничек авыр бире­лүе турында искә алыр дип өметләнәм", - диде Ринат Солтан улы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X