Тәтешле Владимир Ненашев районны газлаштыруда актив катнашучыларның берсе

Ул газ трассасын Олы Тормыдан Келәшкә сузу өчен Ульян өлкәсеннән командировкага килә. Тәтештә үзенең язмышын очрата һәм биредә төпләнеп кала.
"Егерме ел элек, - дип искә ала Владимир Васильевич, - эшләү өчен бернинди механик җайланмалар юк иде, торбаларны да үзебез күтәреп куйдык, аергычларны да бөктек, баганалар утырту өчен измәне дә үзебез ясадык".
Хәзер газ һәркем өчен күнегелгән нәрсә: казанны кабызасың да, санаулы минутлар эчендә торбалар җылына, краннан кайнар су ага, элек бит шушы уңайлыкларга ризалык бирсеннәр өчен халыкны үгетләргә кирәк булды. "Кинәт газ булмаса, нишләргә? Ярар, тик мичне, алай-болай булса дип, калдырабыз", - хәзер мондый җавап елмаю тудыра.
"Шуннан соң, ул йортларга килгәч, рәхмәт сүзләрен күп ишетергә туры килде", - ди тәҗрибәле газчы.
Аварияләрне бетерү бригадасы, ул анда слесарь булып эшли, диспетчер чакыруы буенча биш минут эчендә чыгып китәргә әзер. Торакның сакланышы гына түгел, кайчакта кеше гомере дә өлгерлеккә һәм һөнәри осталыкка бәйле була.
Газ чыгып тору халыкны борчыган сәбәпләрнең берсе. Газчылар киләләр, ә хуҗаның морҗа капкачы ябылмаган, я булмаса тоташтыргыч торба каткан. Төтен юллыкларын карарга, вентиляция каналларын тикшереп торырга кирәк. "Элек сменага 20шәр чакыру була иде, ә хәзер 3-5, газ җайланмалары да ышанычлырак була башлады, заманча экономияле казаннар да көнкүрештә әллә ни проблемалар тудырмый", - дип фикерләре белән уртаклаша Владимир Васильевич.
Белемнәрен, һөнәри осталыкларын күтәрү өчен газчылар тиешле курслар үтәләр, менә безнең героебыз да үзенең белгечлеге буенча бишенче разрядка ия. "Намуслы, җаваплы, гадел", - ди аның хакында предприятие җитәкчесе Сергей Кузнецов.
Үзе белән бригадта берничә еллардан бирле эшләүче Михаил Панов һәм Николай Шимуриннар да аны ярдәмчел, киң күңелле, ышанычлы булганы өчен хөрмәтлиләр. "Кирәкле урында һәрвакыт киңәшен бирә, ярдәм итә", - диләр алар.
Сменадан кайтканын өендә сөекле хатыны көтеп торуын Владимир Васильевич яхшы белә, аларның уртага салып сөйләшерлек сүзләре җитәрлек. Бергәләп урманга йөрүләр, чишмәгә суга барулар җылы аралашу минутлары бүләк итү белән бергә, табигатьтән яшәргә көч алырга да мөмкинлек бирә. Өендә балалары һәм оныгы белән бергәләп маринадлаган гөмбәләрдән авыз итү, җиләк кайнатмасы белән тәмләп чәй эчүләр үзе генә дә ни тора!
Гаилә - аның өчен тормышта иң мөһиме, һәм якыннары бәхете хакына ул кулыннан килгәннең барысын да эшли, ә алар моңа каршы үзләренең ихлас яратуларын һәм рәхмәтләрен бүләк итәләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 гыйнвар 2021 - 19:34Тәтеш аграрийлары “Колос”та 2021 елга районның агросәнәгать комплексы планнары һәм йөкләмәләре хакында фикер алыштылар “Колос” агрофирмасында булган семинарда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре белән язгы кыр эшләренә әзерлек барышы, терлекчелектәге үсеш нокталары анализланды.5200
-
26 гыйнвар 2021 - 17:28Олимпиада призерларын хөрмәтләделәр Олы Тархан мәктәбе директоры Расих Шагаев мәктәп укучыларының Бөтенроссия һәм Республика фән олимпиадаларының муниципаль этабында җиңүчеләрне һәм призерларны мәктәптә коймак белән чәй янына бер өстәлгә җыйды.4000
-
26 гыйнвар 2021 - 16:50Аның күңел юмартлыгы барысына да җиткән Римма Петровна Артемьева район мәгарифендә 40 елдан күбрәк эшләгән. Ул 1946 елның 1 сентябрендә Тәтеш районы Козловка авылында туган.4100
-
26 гыйнвар 2021 - 15:17Татарстан 2020 елда илкүләм проектларны тормышка ашыруда катнашкан Татарстан районнарындагы мәктәпләрдә спортзаллар ремонтланган, спорт объектлары һәм футбол кырлары төзелгән.5900
-
26 гыйнвар 2021 - 15:12Диспансеризация узыгыз Гәҗитебез битләрендә табиб киңәшен алу мөмкинлегегез бар. Язылып тормыйча, чиратларсыз гына табиб сезнең сорауларга җаваплар һәм киңәшләр бирәчәк.4100
-
25 гыйнвар 2021 - 15:21Сәламәтлек саклау хезмәтенә тәҗрибәле кешеләрне дә җәлеп итәчәкләр Торак мәсьәләсе хәл ителсә, башка сораулар да җайга салыныр.11100
-
25 гыйнвар 2021 - 10:11Ут безнең битарафлыкка түзеп тормый Республикада елның 20 көне эчендә 199 янгын сүндерелгән, 6 кеше зыян күргән, 20нең гомере өзелгән һәм 42се коткарып калынган.7100
-
25 гыйнвар 2021 - 08:02Онытылмас студент еллары Дүшәмбе көнне россиялеләр Татьяна көнен билгеләп үтә – бу студент елларындагы күңелле, хыялый вакытларны искә алу өчен матур сәбәп.11400
-
24 гыйнвар 2021 - 16:42Республиканың авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме күрсәтелә Җитештерүчеләргә ярдәм итү һәм тармакны үстерү өчен берничә субсидия бүлеп бирелә.13900
-
24 гыйнвар 2021 - 14:09Өлкән буын Университетында укулар башлана Укырга теләге булучыларга 2-57-69 телефоны буенча Тәтеш районы пенсия фондына яки 2-54-39 телефоны буенча мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.14500
-
24 гыйнвар 2021 - 12:12Китапханә үзенә тартып тора Жуково авылы китапханәчесе Ирина Малкина укучылар китапханәгә матур әдәбият алырга гына түгел, шулай ук аралашыр өчен дә килә дигән фикерен белдерә.7800
-
24 гыйнвар 2021 - 10:20Укытучыларның күпчелеге аңардан укыту алымнарын өйрәнгән Бөек Ватан сугышында катнашкан, авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы Григорий Землянский гомер иткән вакытта болай дигән: “Туган якларны калдырып киткән чакларда уйлар гел өйдә, Идел-ана турында гына иде”.8100
-
24 гыйнвар 2021 - 08:16Тәтешле сорый: Тәтештә элек беренче каттагы стоматологиядә теш алучы табиб бүлмәсе бар иде Сездән сорау, бездән җавап14300
-
24 сентябрь 2020 - 09:58Парламентның 14 нче утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юллама белән чыгыш ясый
-
27 гыйнвар 2021 - 06:3827 гыйнвар – Сугышчан дан көнеБүген без Бөек Ватан сугышы елларында Ленинград боҗрасын тулысынча юк итү көнен билгеләп үтәбез.2000
-
1 гыйнвар 2021 - 10:08136500
-
3 гыйнвар 2021 - 19:06Республикада болытлы һава торышы саклана, кар явачак Төнге сәгатьләрдә республикада һава температурасы -4, -9, көндез -2, -7 градус тәшкил итәчәк.74700
-
4 гыйнвар 2021 - 06:52ТР ҮСКнең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр Хезмәтләрен хөрмәтләп46500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Тетюшские зори
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: серия Эл № ФС77-73780 от 28 сентября 2018 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сафарова Инга Валериевна
Адрес редакции: 422370, Республика Татарстан, Тетюшский р-н, г. Тетюши, ул. Свердлова, д. 59
Электронная почта редакции: avangard@tatmedia.com
Телефон редакции: (84373) 2-54-95, (84373) 2-53-80 (рекламный отдел), 2-53-84 (корреспонденты)
Для сообщений о фактах коррупции: tetuch_awangard@rambler.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика