Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр алдынгы позицияләрне бирмиләр

Тәтеш райпосы коллективы 2015 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы кулланучылар кооперациясе системасында икенче урынны алды.

Биредә 229 кеше хезмәт куя. Төп эшчәнлек төре булып элеккечә сәүдә итү тора. Әмма райпо рәисе Илдар Сөләйманов вәкилләр җыелышында билгеләп үткәнчә, аның дәрәҗәсе төшә бара. Отчет елында алкоголь, ысланган һәм тозланган балык, ярымфабрикатлар һәм кондитер-кулинария ашамлыклары сату кимегән. Көндәшлек, шулай ук авыл халкының сатып алу сәләтенең түбән булуы да үзен сиздерә. Кулланучылар системасында 37 кибет эшли, шуларның 27се район авылларында.
Әгәр ел дәвамында тулаем җан башына 22 мең 356 сумлык товар сатылса, Кадыш кибетендә - 29369 сумлык (халкы 93 кеше), Льяшта - 26512 (79 кеше), Жуковода - 26348 (238 кеше) һәм киресенчә Олы Шәмәктә - 11311 (518 кеше), Алабирдедә - 4757 сум (517 кеше). Күрсәткечләрнең төрлелегенә, җыелышта билгеләп үтелгәнчә, район территориясендә эре супермаркетлар челтәрләренең булуы, алкогольгә бәяләр артуы, юл шартлары, халыкның яше һәм башка факторлар йогынты ясый.
Авылларда кибетләр тоту райпога һәрвакытта да отышлы түгел. Әмма социаль бурычлары кооператорларга авыл халкына хезмәт күрсәтүне йөкли. Сатучы булмау сәбәпле 11 кибет ябылган һәм, инде, эшләмәсләр дә кебек - чөнки файдаланылмаган биналар яраксыз хәлгә киләләр.
Райпо җитәкчелеге планнарында - киләчәктә шәһәр кибетләрен яңарту. Тәҗрибә сыйфатында Килдештә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү кибете ачу.
Җәмәгать туклануы системасын киңәйтү буенча да билгеле бер планнар бар - быел 100 урынга исәпләнгән зал ачу эшләре алып барылачак.
Әзерләүләр эшен җәелдерү буенча да мөмкинлекләр файдаланылып бетмәгән әле. Эшчәнлекнең төрле планлы һәм үз продукцияләренең популяр булуы нәтиҗәсендә, коллектив позицияләрдән чигенми һәм куйган максатларына ирешә. Аның хезмәт нәтиҗәләре белән кооператорлар гына түгел (эш хаклары вакытында түләнә, пенсия фондына хисаплаулар күчерелә), район да кызыксына. Райпо - иң күп салым түләүчеләрнең берсе. 2015 елда җирле бюджетка 6,5 миллион сум кергән.
Коллективка үз теләкләрен иҗтимагый совет рәисе Альберт Губашев, вәкилләр Расих Шагаев, Мөхәррәм Ибәтов җиткерде. Район башлыгы Рәмис Сафиуллов эшнең уңай нәтиҗәләрен билгеләп үтте һәм киләчәктә уңышлар теләде. Хезмәт алдынгылары Татпотребсоюз, Тәтеш районы һәм райпо грамоталары белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев