Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешлеләр Бөек Ватан сугышында катнашучы белән хушлаштылар

    Тәтешлеләр Бөек Ватан сугышында катнашучы Александр Павлович Майоров белән хушлаштылар.

    Ул 1926 елның 2 декабрендә Чинчуринода туа. Хезмәт эшчәнлеген армиягә чакырылганчы Тәтеш МТМда слесарь буларак башлап җибәрә. 17 яшендә армия сафына чакырыла. Сугышчан юлын өченче Белоруссия фронтында уза, 1950 елда гына демобилизацияләнә. Кыю солдатны пулялар Белоруссияне, Литваны, Көнчыгыш Пруссияне азат иткәндә читләтеп узалар. Бөек Җиңүне ул Кенигсбергта каршылый.
    Аның батырлыгы II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены, "Кенигсбергны алган өчен", "Германияне җиңгән өчен", Жуков медальләре белән билгеләп үтелә.
    Туган ягына кайткач та, Александр Павлович Тәтеш МТМда эшләвен дәвам итә.
    1951 елдан 1953 елга кадәр Тәтеш райбашкарма комитеты физкультура һәм спорт комитетын җитәкли, аннан соңгы өч елда Урюм МТСында, балалар бакчасында шофер булып эшли.
    Сугыш ветеранын язмыш Тәтеш автомәктәбе белән 36 елга бәйли - ул аның беренче җитәкчесе. Һәрчак яшьләр белән очраша, барлык уку йортларында көтеп алынган кунак була, балаларга үзенең сугышчан юлы турында сөйли, яшь буында ватанпәрвәрлек, җаваплылык һәм өлкән буынга карата хөрмәт хисләре тәрбияли. Бай тормыш тәҗрибәсе, кешеләр белән эшләү теләге булу, ветераннар, яшь буын, үзенең дуслары һәм танышлары язмышы белән кызыксынучы буларак, Александр Павлович районда яшәүчеләрнең тирән хөрмәтен казанды.
    Аның активлыгы иҗтимагый-файдалы эшләрдә һәрчак чынга ашты. Ул мәрхәмәтле, кешеләргә карата игътибарлы кеше иде.
    Әлеге якты тормышны яратучы, үз тормышын Ватанга хезмәт итүгә һәм якташларына багыш­лаган киң күңелле ветеранны югалту бик авыр.
    Александр Павлович Майоровның арабыздан китүен тирән кайгы белән кичерәбез, ул безнең йөрәкләрдә матур хатирәләр һәм якты истәлек калдырды. Якыннарының тирән кайгысын уртак­лашабыз.
    Р.Х. Сафиуллов, А.Б. Семенычев, А.А. Гасимов, А.В. Тегулев, М.Г. Фазлыев, М.А. Офицеров, В.Г. Корсаков, Ф.А. Гарифуллин, З.Ф. Габдуллин, Г.П. Королев, А.В. Дубровский, Н.П. Кузин, А.Х. Губашев

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: