Тәтешлеләр өчен матурлык булдыра
Тәтешлеләр Куйбышев урамы буйлап узганда шәхси йортларның берсе янында тукталып, төрледән-төрле матур чәчәкләргә сокланалар.
(Тәтеш, 3 июль, “Тәтеш таңнары”, Ләйлә Ягудина, автор фотосы).
Гомере буе өстәмә белем бирү үзәгендә эшләгән Раиса Емелина ун ел дәвамында төрледән-төрле ромашкалар, ясминнәр, хризантемалар, лаләләр, пионнар, канәферләр һәм башка чәчәкләр үстерә.
– Чәчәкләрне бөтен гаиләбез ярата, шулай да алар белән күбесенчә мин шөгыльләнәм, – ди Раиса Михайловна. – Утыртам, утыйм, үрчетәм, орлыкларын җыям. – Су сибәргә ирем һәм улым булыша. Чәчәкләрнең кайбер төрләрен Мәскәүдән кыз туганым алып кайтып бирә.
Чәчәкләрне карау өчен шактый вакыт сарыф ителә. Моңардан тыш, кайгыртучан һәм хезмәт сөючән хуҗаларның бакчасында сортлы лилияләр, розалар, гладиолуслар һәм, әлбәттә инде, яшелчәләр, яшеллекләр утыртылган.
Әлеге чәчәклекләр йорт хуҗаларын да, шулай ук узып-китеп йөрүчеләрне дә майдан алып сентябрьгә кадәр сөендереп үсәләр.
– Безнең йорт яныннан узганда кешеләр еш кына чәчәкләргә карап хозурланалар, аларны фотога төшерәләр, – ди Раиса Михайловна. – Шәһәрлеләрне сөендерә алуыбызга, үзебез дә шатланабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев