Тәтешлеләр фестивальдә уңышлы чыгыш ясадылар
Тәтешлеләр эшләүче яшьләрнең “Безнең заман” республика телевизион фестиваленең зона этабында катнашты.
(Тәтеш, 28 ноябрь, “Тәтеш таңнары”). Тәтеш районының “Нур” агрофирмасы икътисадчысы Самат Нургалиев “Музыка” номинациясендә фестивальнең II дәрәҗә Дипломы белән бүләкләнде, ә Тәтештәге үзәкләштерелгән клуб системасының оештыру һәм документлар тәэминаты буенча белгеч Ксения Масленникова катнашучы Дипломы белән бүләкләнде. Фестиваль Казанда узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев