Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр, хайваннарны чумадан саклагыз

Татарстан территориясендә 1 июньнән 1 августка кадәр дуңгызларның Африка чумасы вирусы таралуга юл куймау буенча профилактик чаралар ике айлыгы уза.

Дуңгыз асраучы хуҗаларның һәркайсы дуңгызларның Африка чумасын истән чыгармаска тиеш.
"Дуңгыз чумасы - йогышлы чир, аңа каршы әлегә профилактик средстволар эшләнмәгән. Агымдагы елда Россиядә бу чирнең 15 очрагы теркәлгән, тугызы - йорт хайваннары арасында. Татарстанга якын төбәк - Калуга өлкәсе", - дигән мәгълүмат белән уртаклашты районның баш ветеринария врачы Ирек Садриев. Бу сагайта. Дуңгыз итеннән ясалган сыйфатлы ашамлыкларны яратучыларның һәркайсына уйланырга җирлек бар - ул нәрсә ашый? Зарарланган иттән кешенең үзенә бернинди зыян булмаячак, әмма мондый колбасаның койрыгы дуңгызларның азыгына эләксә, алар үләргә мөмкин.
Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү буенча район комиссиясе карары белән район территориясендә дуңгызларның Африка чумасы вирусы таралу буенча эпизоотик чараларга каршы профилактикалау комплекслы планын һәркем дә катгый үтәргә тиеш. Чучкалар үстерү белән шөгыльләнүчеләргә аларның кыргый кабаннар белән бәйләнешләрен булдырмау зарур.
Дуңгызларны теләсә кайсы сәүдә урыннарыннан һәм ветеринария документларсыз сатып алырга ярамый. Биналарны һәм мал-туарны кан суыра торган бөҗәкләрдән, буынтыкаяклылардан эшкәртү киңәш ителә.
Азык сатып алганда сак булырга һәм башка территорияләрдән сатып алынганына термик ысул белән эшкәртү уздырырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев