Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешлеләр игътибар: елга буенда машина юу – кыйммәт тора

    "Кайбер тәтешлеләр үзләренең машиналарын елга һәм буа буенда чистарталар, юалар. Бу законлымы? Чөнки машина юганда аңардан нефть продуктлары һәм башка зарарлы матдәләр чыга, алар экологиягә зыян китерә". Вадим ДЕМЬЯНОВ

    Укучыбызның соравына Тәтеш районы прокуроры ярдәмчесе Динар НИЗАМОВ җавап бирә:
    - Тиешсез урында машина юу тыела. РФ Су кодексының 2нче пункты 65нче маддәсе нигезендә, сусаклагыч зона чикләрендә, аның территориясендә хуҗалык һәм кайбер эшчәнлекләрне өстәмә чикләү кертүгә яр буе саклау полосасы урнаштыру билгеләнгән. Бу су объектларын пычратуга юл куймас һәм аларның суы кимемәсен өчен эшләнә, шулай ук су биологик ресурслары һәм башка хайваннар дөньясы объектларының тору урынын саклау максатында.
    Елгалар һәм инешләрнең сусаклагыч зоналары киңлеге 50дән 200 метрга кадәр тәшкил итә. Аны машина юу максатына куллану административ хокук бозу булып тора.
    Биредә машина юу гражданинга (администартив штраф төрендә) 3 меңнән 4,5 мең сумга кадәр төшәчәк; вазифаи затка (әгәр машинасы эшнеке булса) - 8дән 12 мең сумга кадәр; юридик затларга штраф 200дән 400 мең сумга кадәр тәшкил итә.
    Сусаклагыч зона чикләрендә, аларның юл буйлап хәрәкәтеннән, юллардагы тукталышлардан һәм каты өслек булган махсус җиһазландырылган урыннардан тыш, машиналар хәрәкәте һәм тукталышы тыела (махсуслардан тыш).

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: