Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешлеләр иртәгә, чик сакчылары көнендә, Дан Монументы янында очрашачаклар

    Чик гаскәрләрендә хезмәт иткән тәтешлеләр бу көнне матур гадәт буенча Дан Мемориалы янында очрашалар.

    Бәйрәм алдыннан без әлеге матур традицияне башлап йөрүче, чик гаскәрләре ветераннар советы рәисе Зиннур Габдуллин белән күрешеп сөйләштек.
    Безнең соруларга ул хәрбиләрчә төгәл һәм ихлас итеп җавап бирде: "Бүгенгә районда гаскәри хезмәттән запаска җибәрелгән 257 пограничник яши. Барсын да чын күңелдән бәйрәм белән тәбрик итәм һәм сәламәтлек, уңышлар, гаиләләрдә иминлек, җитешлек телим. Сезнең балаларыгыз, әти-әниләрегез һәрвакыт тыныч һәм бәхетле яшәсеннәр. Без антны бер һәм ике елга гына бирмәдек. Без һәрчак сафта һәм үз Ватаныбызны һәрчак яклый алабыз".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: