Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр Иваново Сабан туенда катнашты

Иваново шәһәрендә матур гадәткә әверелгән өлкә Сабан туе булды, анда Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов җитәкчелегендәге безнең район делегациясе дә катнашты.

Чара үзәк сәхнә янындагы В. Я. Степанов исемендәге паркта узды, Рәмис Хатыйп улы бәйрәмдә катнашучыларга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның бәйрәм тәбрикләмәсен укыды, истәлекле бүләкләр тапшырды.    


Тәтешлеләр матур концерт программасы күр­сәт­теләр, ул тамашачыларда соклану хисләре уятты. Бәйрәмгә килүчеләрнең күбесе артистларга чыгышлары, татар халкының тарихы, мәдәнияте белән хозурлану мөмкинлеге бүләк иткәннәре өчен шәхсән рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Безнең делегация тарафыннан шулай ук милли ризыклар һәм халык һөнәрчелеге, гамәли-бизәлеш сәнгате әйберләре сату-күргәзмәсе тәкъдим ителде.   
Иваново өлкәсе администрациясе вәкилләре безнең делегациягә озак еллар фидакяр хезмәттәшлек иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм район башлыгы Рәмис Сафиулловка, районыбызның иҗат коллективларына Рәхмәт хатлары тапшырдылар. 
Бәйрәм милли көрәш белән тәмамланды. Ярышта төрле яшьтәге спортчылар, җирле батырлар һәм шәһәр кунаклары катнашты. Иң көчле һәм җитез көрәшчеләр, үз көчләрен келәмдә дәлилләүчеләр, Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловтан бүләкләр алдылар.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев