Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешлеләр Хач мануны билгеләп үттеләр

    Коенырга гына түгел, ә битеңне дә юарга мөмкин булган изге суда гөселләнү мөстәкыйль яңарыш, чистарыну һәм үзеңнең тормышыңны яхшы якка үзгәртү символы булып тора.

    (Тәтеш, 20 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Матур гадәт буенча, 19 гыйнварда, православие динендәгеләрнең Хач ману көнендә, табигый сулыкларда махсус саклану чаралары күрелгән коену урыны ясыйлар һәм анда бәйрәм  йоласы уздырыла: кешеләр догалар укып, бәкедәге суга өч тапкыр чумып алалар.

    Коенырга гына түгел, ә битеңне дә юарга мөмкин булган изге суда гөселләнү мөстәкыйль яңарыш, чистарыну һәм үзеңнең тормышыңны яхшы якка үзгәртү символы булып тора.

    Тәтештә элекке елларда бу  йоланы шәһәр буасында уздырган булсалар, быел тәтешлеләр Иделдә коендылар. Су коену өчен урын барлык куркынычсызлык кагыйдәләрен исәпкә алып, алдан ук әзерләп куелган.

    Троицк чиркәве протоиерее Валентин Кострин йола урынын изгеләндергәннән соң, җыелучыларга болай дип мөрәҗәгать итте: “Без Аллаһка үзебезне, гаиләбезне, илебезне афәт-кайгылардан саклавын ялварып дога кылабыз, димәк, тормышыбыз да имин һәм җитеш булачак”.

    “Әлеге бәйрәм – үзеңнең эчке күңел чисталыгын саклау кирәклеге турында искә төшерүче якты чара­ларның берсе. Сәламәтлек, мул тормыш телим. Укылган догалар игелекле эшләр һәм казанышлар өчен көч бирсен, ярдәм итсен иде!” – дигән теләген белдерде тәтешлеләргә район башлыгы Рәмис ­Сафиуллов.
    Бәйрәм йоласын үтәргә теләүчеләр арасында төрле яшьтәге шәһәрлеләр бар иде.

    Нармонка урта мәктәбе директоры Николай Торгайкин, гражданнарны яклау көллияте укытучылары Виктор Мамкин белән Игорь Мамкин, Петр Пономарев, студентлар изгеләндерел­гән суга беренчеләрдән булып чумдылар.

    Кешеләрнең иминлеген саклау максатында, Иделдә МЧС хезмәткәрләре һәм ашыгыч медицина ярдәме бригадасы кизү торды, ә ягымлы поварлар һәркемне тәмле камыр ризыклары, хуш исле үлән чәе белән сыйладылар. 
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: