Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр киләчәкне сайлый

"Президент белән бергә" Татарстан иҗтимагый хәрәкәте үзен куәтле, Президент программаларын һәм инициативаларын яклаучы көч буларак танытты.

Бүгенге көндә хәрәкәт филиаллары Татарстанның барлык районнарында эшли, аның активистлары һәр көнне 150дән артык төрле чаралар оештыралар. Һәм бездә дә "Президент белән бергә" дип язылган кардай ак футболкалар кигән, транспарантлар, лозунглар һәм флаглар тоткан яшь кешеләрдән башка шәһәрдә һәм райондагы мөһим вакыйгаларның берсен генә дә күз алдына китереп булмый. Һәрвакыт бәйрәмчә рухлы, энергияләре ташып торган яшь­ләр, шактый кешеләрне җәлеп итеп, нинди дә булса инициатива белән чыгышлар ясыйлар. "Президент белән бергә" иҗтимагый хәрәкәт турында безгә тулырак итеп аның координаторы - Тәтеш бүлеге җитәкчесе Руслан Сәфәров сөйләде.
- Быелның апрелендә "Без булдырабыз! Без бергә!" форумында барлыкка килгән "Президент белән бергә" рес­публика хәрәкәте көн­нән-­көн катнашучылар сафын киңәйтә бара. Руслан Валерьевич, яшьләрне ул нәрсәсе белән җәлеп итә?
- Уңай энергетика, гамәлләр, идеяләр белән. Безнең хәрәкәтнең төп максаты - Президентның тормышка ашырыла торган социаль программаларында һәм инициативаларында катнашы булуы һәм Татарстан Президенты эшчәнлеген яклау. Без үз киләчәгебезне үзебез сайлыйбыз һәм тудырабыз. Туган илебезнең иң яхшы булуын телибез. Бүгенге көндә безнең рес­публика - лидер-регион, ул иң саллы бурычларны да үтәргә сәләтле. Россия Федерациясенең башка субъектлары Татарстанга йөз тоталар, аны үрнәк итеп куялар, аның белән горурланалар. Татарстанның лидерлык нәтиҗәсе - безнең уртак хезмәтебез. Безнең һәркайсыбыз үзенең эше, ата-баба­лары җиренә мәхәббәте белән республика үсеше­нә үз өлешен кертә. Бер генә проблеманы да, җир­ле, шулай ук гомуммилли, гражданлык активлыгыннан башка хәл итеп булмый.
"Президент командасы - ул республиканың чәчәк атуын максат итеп куйган кешеләр".
Рөстәм Миңнеханов
Киләчәк безнең кулларда. Игелекле гамәлләр, уртак иҗат идеяләре, милләтара тынычлыкны, тотрыклылыкны саклау максаты белән берләшкән активистлар хәрәкәте чараларны бөтен Татарстан буенча үткәрә. Без очрашулар, йөрешләр, түгәрәк өстәлләр, иреклеләр, хәй­рия һәм башка бик күп чаралар оештырабыз, инно­вациягә, республика җитәкчелегенең яшьләр арасындагы зур эшенә, регион халыкларының мил­ләтара диалогы с­ферасында грамоталы идарәгә аерым игътибар бирәбез.
- Шушы көннәрдә "Пре­зи­дент белән бергә" хә­рәкәте Татарстан Дәү­ләтчелеге көненә багыш­ланган "Безнең респуб­лика: Без бул­дыра­быз! Без бергә! Татарстан Республикасы көне бе­лән!" дигән балалар открыткалары эскизлары республика конкурсына йомгак ясады һәм җиңүчеләрне бүләкләде. Шушы кызыклы кон­курс­та сез катнаштыгыз­мы?
- Әлбәттә, әлеге иҗади проекттан без дә читтә калмадык. Ай дәвамында балалар якыннарын Республика көне белән котлау өчен открыткалар эшләделәр. Йомгак ясадык, балаларга өстәмә белем бирү үзәге каршында бүләкләү оештырдык, шуннан соң котлауларны тәтешлеләргә тараттык. Барсы да әлеге үзенчәлек­ле бүләкне алуы күңелле булды диделәр.
- Тәтешлеләр Сабан туендагы сезнең матур акциягезне әле дә искә алалар. "Спорт сөюче Татарстан"ны оештыручылар яныннан беркем дә узып китмәде кебек һәм барсы да бердәм булып ГТО нормасын тапшыруда үз көчләрен сынап карадылар.
- Спортка, сәламәтлеккә бик зур игътибар бирәбез. Шуңа да еш кына медицина хезмәткәрләре белән төрле акцияләр оештыра­быз, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйбыз. Моңа мисаллар күп: кросс­лар, велойөрешләр, лекцияләр. Төрле яшьтәге тәтешлеләрнең активлыгы, ярдәмчеллеге сөендерә. 24 июльдән башлап без агитация пикетлары үткәрәбез, үзеңнең гражданлык бурычыңны үтәр өчен сайлауларга барырга өндибез, халыкның наказларын җыябыз.
Хәзер без Людоговка микрорайонында зур бәйрәм әзерлибез. Ул урам көненә багышланачак, әмма темасы киң колачлы - ул әйбәт күршелек, сабырлык бәйрәме. Китапханәчеләр соңгы елларда Татарстан Республикасының үсеш нәтиҗәләре һәм ышанычлы алга баруда аның җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның роле турында мәгълүматлар белән үз почмакларын бизәргә планлаштыралар, балалар өчен уен мәйданчыгы булдырылачак. Килегез - үзегез күрерсез.
- Әңгәмәгез һәм чакыруыгыз өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев