Тәтешлеләр Раштуа бәйрәмен каршылады.
Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтешнең Троицк чиркәвендә узган Раштуа тантанасында катнашты.
(Тәтеш, 12 гыйнвар, “Тәтеш таңнары”). Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Тәтешнең Троицк чиркәвендә узган Раштуа тантанасында катнашты. “Якты бәйрәм йөрәкләрне изге теләкләр белән тулыландыра, кешелекнең иң күркәм хисләре – мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, ярату, үзара хөрмәтне уята, – диде Рәмис Хатыйп улы. – Һәркемгә сәламәтлек һәм җитешлек телим”. Троицк чиркәвенең дин әһеле Валентин Кострин да бәйрәмгә килүчеләргә якты теләкләрен белдерде.
Шәһәрдә дә, район авылларында да Раштуа уңаеннан төрле чаралар булып узды. Тәтеш ягы тарихы музеенда “Раштуа пирогына һәм сәүдәгәр йортына” дигән театральләштерелгән тамаша күрсәтелде. Чарага килүчеләр тарихи персонажлар белән бергә бәйрәм йоласында, борынгы уеннарда катнаштылар, сәүдәгәрләр йортларындагы Раштуа гадәтләре турында белделәр. Район мәдәният йорты каршындагы мәйданда тәтешлеләр өчен “Раштуа йолдызы астында” дип исемләнгән концерт, кызыклы уеннар, бәйгеләр оештырылды. Балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм аларның ата-аналары “Без Раштуаны көтәбез” дигән чарага килделәр һәм музыкаль әсәрләр тыңладылар. Өстәмә белем бирү үзәгендә тәрбияләнүчеләр шулай ук бәйрәмне танып белүле итеп үткәрделәр һәм вокал белән шөгыльләнделәр. Кашкада яшәүчеләр Раштуаны саф һавада – урманда билгеләп үттеләр, анда алар Кыш бабай, Убырлы карчык, Шүрәле белән очраштылар. Районыбыз авылларында яшәүчеләр мәдәният йортларында узган бәйгеләрдә, Раштуа йолаларын белү буенча викторинада катнаштылар, бәйрәм җырларын искә төшерделәр, Раштуа уенчыклары ясадылар. Ә Тәтешнең спорт мәктәбе шәкертләре бәйрәмне чаңгыга басып, Раштуа узышында үткәрделәр.
фото: татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев