Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр редакциягә нәрсә турында язалар

Редакция почтасына килгән хатлар буенча укучылырыбызны борчыган проблемаларга карап, аларның күңел халәтен тоябыз. Һәм аларны чишүдә йогынты ясарга тырышабыз.

Өлкән буын кешеләренә караганда, яшьләргә проблемаларны хәл итү җиңелрәк. Бәлки, шуңадыр да өлкәннәр ярдәм һәм аңлауны хакимият кабинетларыннан эзлиләр, редакциягә мөрәҗәгать итәләр. Моны алар хәлләреннән килгәнчә тәртипле, кемнедер рәнҗетүдән куркып, үтиләр. Кайчакларда якташларын бары тик үз эшләрен намуслы һәм сыйфатлы башкарырга чакыралар.
Еш кына, әлбәттә инде, эзәрлекләүләрдән сакланып, балалары, оныкларына күңелсезлек булмасын өчен исемнәрен күрсәтмичә генә язалар һәм шалтыраталар. Мисалга, Җиңү көнен бәйрәм иткәннән соң шундыйрак шалтырату булды. Әлеге темага бердәнбер.
Үтәмештә яшәүче берәү авылда Җиңү көне тиешле дәрәҗәдә узмады дип саный. Әмма, ачыкланганча, җирлек авылларындагы барлык ветераннарга, тыл эшчәннәренә җирлек башлыгы һәм "Бакырчы" ҖЧҖ җитәкчелеге ягыннан игътибар күрсәтелгән. Бакырчы җирлеге башлыгы Илдар Шәмсетдинов редакциягә хәбәр иткәнчә, "Үтәмештә митинг уздырылган, анда район администрациясе вәкиле Евгений Курков катнашкан, җирле мәктәп балалары әдәби монтаж күрсәткәннәр. Сугышта катнашкан А. С. Симаковка, М. Ф. Таһировка, ветераннарның тол калган хатыннарына бәйрәм алдыннан бүләк җыелмалары тапшырылган, ә 9 Майда тыл эшчәннәренә район башлыгыннан котлау открыткалары өләшенгән. Митингтан соң һәркем Бакырчы мәдәният йортында "Бакырчы" ҖЧҖ хәйриячелегендә әзерләнгән чәй табынына чакырылган. Барырга теләге булучыларга транспорт тәкъдим ителгән".
Безгә тынычлык бүләк иткән кешеләргә олы хөрмәт белән, барсы да финанс мөмкинлекләреннән чыгып эшләнгән һәм уздырылган.
"Күңел әрни, кешеләр өчен барсы да яхшы төзекләндерелгән һәм уңайлы булуын телисе килә", - дигәнрәк сүзләр белән керде редакциягә тәтешле Илгизәр Галиев. - Чынлап та, тротуарлар, бордюрлар түшәгәндә, безнең еш кына күңелсез чиле-пешле эшләр кала дип, намуслылык хакына булса да әйтергә кирәк. Эшчеләргә акча түләнгән, ә тротуарларда яңгыр вакытында тубык сөягенә кадәр су, яисә алар аннары җимереләләр, яки бордюр янында күлләвек җыела, агыр өчен торба куелмаган". М. Горький урамындагы 35нче йорт янындагы тротуар мисалында Илгизәр абый бу хакта язган да иде. Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулев хәлне болай аңлатты.
"М. Горький урамындагы 35нче йорт янында су агып китү өчен торба кую уңаеннан тәтешле Илгизәр Галиев мөрәҗәгатен болай җаваплыйм: алар тарафыннан күтәрелгән мәсьәлә шәһәр башкарма комитеты контрольлегенә куелды, күрсәтелгән проблема якын араларда җайга салыначак".
Шушы ук микрорайонда яшәүче Александра Данилина 66нчы йорт ишегалдындагы төзекләндерелүнең төгәлләнмәвенә борчыла.
"Узган ел йортка аерым җылылык үткәрделәр, бөтен ишегалдына чокырлар казып бетерделәр, - ди педагогия ветераны, - һәм җир өемнәрен әлегә кадәр тигезләмиләр. Бик каты пычрак. Йортта яшәүчеләрнең 40 мең акчасына тасмалап тротуар ясадылар (40 метр), әмма пычрактан арынмадык. Йортта күбесенчә картлар һәм толлар яши. Үзебез чыгып берни дә эшли алмыйбыз. Кем безгә ярдәм итәр? Ишегалдына куелган газ җайланмасы өчен дә нык борчылабыз, аның йортка якын урнаштырылуы куркыныч түгел микән дип уйлыйбыз".
Йортта яшәүчеләргә әлегә шунысын хәбәр итә алабыз, Александра Александровна Данилина хаты шәһәр башкарма комитеты каравында һәм, Андрей Тегулев ышандырганча, төзекләндерү буенча чаралар күреләчәк. Боголюбово урамында яшәүче биш гаиләдән килгән күмәк хатны да игътибарсыз калдыру мөмкин түгел. Алар юллардагы чокырларны томалау өчен аз гына булса да вак таш сорыйлар. "Бераз яңгыр булса, безгә "ашыгыч ярдәм" машинасы да керә алмый. Әлеге пычрак шундый матур спорт комплекска бару юлының күренешен бозып тора".
Шәһәрлеләрнең проблемалары язылган май ае почтасыннан алынган тагын берничә хат редакция тарафыннан төрле инстанцияләргә юлланды. Җаваплар алгач ук укучыларыбызга бу хакта һичшиксез хәбәр итәчәкбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев