Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешлеләр, сезнең өчен ЗАГСның ышаныч телефоны эшли

    Өйләнешкән парлар, мөнәсәбәтләрдә кризис кичерүчеләр, психологик ярдәм ала алалар.

    Татарстанда 13 сентябрьдән ЗАГСның ышаныч телефоны эшли башлады. "Гаиләгездә нинди генә кыенлыклар килеп чыкса да, матур, дустанә мөнәсәбәтләрне саклау мөмкинлеге бар. 8(843) 293-24-68 номеры буенча шалтыратып, сез профессиональ психологтан консультация һәм килеп туган хәлдән бергәләп чыгу юлын таба аласыз", - дип тәкъдим итә райбашкарма комитеты ЗАГС бүлеге начальнигы Лариса Дианова.
    Ярдәм бөтенләй бушлай. Белгечләр аның яшерен булуын гарантиялиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: