Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр, сөтне кайнатыгыз!

Сәламәт яшәү рәвеше алып бару, спорт белән актив шөгыльләнергә, тәмәке тартудан тыелырга һәм спиртлы эчемлекләрне кулланмау белән бергә өстәлдә барыннан да элек табигый ашамлыклар булуны күздә тота.

Кагыйдә буларак, ит, җиләк-җимеш, яшелчә, сөт ризыкларын тәтешлеләр базардан сатып алуны хуп күрә. ТР буенча Россельхознадзор Идарәсе дәүләт инспекторы Гөлнара АРСЛАНОВА әлеге файдалы ашамлыкта ниләр яшеренергә мөмкин булуы хакында укучыларыбызга сөйли:
- Соңгы елларда сөтнең төрле матдәләр белән пычрануы күзәтелә: бу антибиотиклар; югыч һәм дезинфекциялү әйберләре; азык белән эләгүче химик матдәләр; терлекләрне эшкәртүдә чебен-черки һәм тире асты бөгәлчәненә каршы көрәш өчен кулланылучы препарат пестицидлары; микробларга каршы средстволар (антиоксидантлар) һәм башкалар. Әлеге матдәләрнең күбесе нәкъ тә менә сөттән килеп чыга. Аларның барсы да куркыныч һәм кеше организмына начар тәэсир итә, аеруча да балаларда аллергия, диатез, дисбактериоз булырга мөмкин. Әмма бу җитештерүчеләрнең зур акчалар артыннан кууы аркасында, мондый сөтне кабул итү урыннарына тапшырудан аларны туктатып калмый. Лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсе, аны безнең Идарә хезмәткәрләре дә уздырырга мөмкиннәр, сөттә ингибирик матдәләр булуның уңай нәтиҗәләре арта баруы турында раслый.
Иң гади кагыйдәләрне үтәү зарур: кулланыр алдыннан сөтне һичшиксез кайнатырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев