Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр – “Әти-әниләреңне һәм туганнарыңны яздыр” республика акциясендә катнашучылар

Татарстанда әти-әниләрне һәм якыннарны республика гәзит-журналларына яздыру буенча акция үткәрелә.

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов "Әти-әниләреңне һәм туганнарыңны яздыр" республика акциясенә беренчеләрдән булып кушылып, Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша биш данә район гәзитен рәсмиләштерде, шул исәптән "Барс" спорт-сәламәтләндерү комплексына, балаларга өстәмә белем бирү үзәгенә һәм район Советы аппаратына.
"Вакытлы матбугатка язылу буенча "Татмедиа" медиаширкәтенең социаль проектын без теләп хуплыйбыз, - дип аңлатма бирде Рәмис Хатыйп улы. - Безнең гаиләдә "Авангард"ны ("Тәтеш таңнары"н) һәрчак яздыралар һәм беренче битеннән алып соңгысына кадәр игътибар белән укыйлар. Безнең өчен ул бик якын. Гәзиттә бөтенесе дә бар: яңалыклар, гаҗәеп кешеләр турындагы мәкаләләр һәм төрле темаларга кагылышлы язмалар. Журналистлар авыл хуҗалыклары, производстволар эшчәнлеген тиз һәм гадел итеп яктырталар. Мин һәркемгә акциягә кушылыр­га киңәш итәм. Интернет бар, әмма кулыңа гәзит алып уку һәрчак өстенлекле".
Акциядә шулай ук райбашкарма комитеты җитәкчесе Аркадий Семенычев, райбашкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Фәһимә Хәлилова, милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Артем Абрамов, әлбәттә инде, гәзитебез хезмәткәрләре дә катнаштылар.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Сез дә муниципалитет башлыгыннан, район предприятиеләре һәм оешмалары җитәкчеләреннән үрнәк алып, туганнарыгыз, якыннарыгыз, күршеләрегез, мәктәпләр яки балалар бакчасы өчен безнең гәзитне рәсмиләштерә аласыз - сайлау мөмкинлеге зур.
Барлык тәтешлеләрне әлеге хәйрия акция­сенә кушылырга чакырабыз, шулай ук үзегезнең дусларыгызга һәм танышларыгызга вакытында язылу турында исләренә төшерегез. Гәзитне хат ташучылар аркылы һәм электрон тәртиптә - Татарстан дәүләт хезмәте порталы http://www.gosuslugi.ru аша яки "Россия почтасы" сайтыннан рәсмиләштерергә мөмкин.
Подписка кампаниясе 18 июньдә тәмамлана! Ашыгырга кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев