Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр үткәнгә кайттылар

Шәһәребез тарихын чагылдырган соңгы фототабышмагыбыз газета укучыларыбыз өчен иң катлаулысы булып чыкты.

(Тәтеш, 4 август, “Тәтеш таңнары”). 

Шалтыратулар булды, районда яшәүчеләр хәтта берничәшәр тапкыр шалтыраттылар, ләкин дөрес җаваплар – бармак белән генә санарлык. Горький урамындагы 24нче санлы бинаны бик азлар гына танып белде, хәзер анда даруханәләрнең берсе ­урнашкан. Тәтеш ягы тарихы музее мәгълүматлары буенча, элек корылма, “Зингер” фирмасы кибете, 2нче гильдия сәүдәгәр Степан Яковлевич Ашмаринныкы булган, ул Пролей-Кашадагы земский училищеның попечителе, шәһәр башлыгы, Кресто-Воздвиженский чиркәвенең старостасы булып торган. 

Зөһрә Зиннәтова:
– Әлеге бинаны кибет буларак хәтерлим, анда балалар өчен төсле буяулар белән эшләнгән китаплар күп иде, аеруча да балаларга эре хәрефләр белән язылганын сатып алдым, алар укырга өйрәнделәр. Аннары әлеге кибеттә кием-салымнар белән сәүдә иттеләр. 
 
Владимир Янышев:
– Анда азык-төлек ки­бете ­урнашканлыгы күңе­лемә уелып калган. Керү юлында керосин белән эшли торган фонарь янып торды, каравылчы фитильне төнгә кабыза, ә иртәсен сүндерә иде. Әле тагын китап кибете булганлыгы истә калган. Ә аста, ярым подвал кебек бинада, сыра саталар иде бугай.  

Роза Чахирева:
– Шуңа охшаш биналарны күңелем белән озак сайладым, ләкин төгәл итеп хәтергә төшерә алмадым. Велосипедка утырдым да шул урынны карар өчен шәһәр үзәгенә киттем. Җентекләп күзәттем, чагыштырдым: йә фотодагы белән чагыштырганда тәрәзәләрнең исәбе туры килми, йә түбәсе башка төрлерәк һәм шулай да моның хәзерге вакытта Горький урамындагы даруханә урнашкан бина икәнлегенә инандым.    

Мине әлеге рубрика, баш­ка күп кенә тәтеш­ле­ләр кебек, үзенә җәлеп итте. Башка кешеләрнең хатирә­ләрен укыганда үткәнгә кайтып киләсең, алардан нинди дә булса яңалыкны белүе кызык­лы. Газетаны 1967 елдан бирле алдырам, быел 55 ел тула икән инде, әнием дә авылда почта начальнигы булып эшләде. Безнең газета тагын озак еллар чыксын һәм төрледән-төрле язмалары белән безне сөендереп торсын иде.

Марина ­Гайнетдинова белән Наталья ­Данилова да шулай ук безнең сорауларга җавапларны дөрес ­әйттеләр.

фотосы -  Тәтеш музееннаң

16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X