Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр төзүчеләргә рәхмәтле

Якшәмбе көнне илебез төзүчелек тармагында эшләүчеләрне хөрмәтли.

Татарстанда 30га якын республика Президент программасы эшли һәм, катлаулы икътисади хәлгә карамастан, аларны финанслау кыс­картылмый. Тормышка ашучы программаларның күбесе авылга ярдәм итүгә һәм үстерүгә юнәлтелгән.
Районда алар буенча үзләштерелгән акчаларның суммасы, райбашкарма комитеты төзелеше бүлеге хәбәр иткәнчә, 180 миллион сум тирәсе тәшкил итә. Тәтешлеләр аларның нәтиҗәле эшләвен үз күзләре белән күреп инаналар.
Күптән түгел Олы Тормыда бәясе 4,3 миллион сумлык спорт мәйданчыгын тантаналы рәвештә ачу булды. Хәзер авыл халкының махсус җайланмаларда спорт белән шөгыльләнү һәм волейбол, футбол буенча ярышлар уздыру мөмкинлеге бар.
Авыл кешеләренең рухи үсеше өчен Тоншермада мәдәният учагы капиталь ремонтланды (7 миллион сум), ә әтрәчлеләр тиздән 50 кешелек бәясе 4 миллион 900 мең сум торган яңа мәдәният йортын ачуны бәйрәм итәчәкләр.
Иоковолылар яңа ФАПта (2,6 миллион сум) квалификацияле медицина ярдәме алачакларына сөенәләр, жуковолыларның хәзер үз ветеринария пункты (2,5 миллион сум) бар.
Үсеп килүче яшь буынга аеруча да игътибар бүлеп бирелә. "Миләшкәй" балалар бакчасына йөрүче нәни тәтешлеләр капиталь ремонт (16 миллион сум) уздырылганнан соң, аларның әти-әниләре раслаганча, "әйтерсең әкият дөньясына эләккәннәр". Шулай ук капиталь ремонт программасына кергән Тоншерма урта мәктәбе (12,7 миллион) укучылары да шундый ук фикердә.
Быел күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау дәвам иттерелде, аңа 10 миллион 300 сум китте, ә Көнь­як микрорайонның яңа йортыннан 24 кеше фатир ачкычлары алачак.
Районның авыл хуҗалыгын үстерү өчен терлекчелек биналарын яңартып төзү буенча эшләр алып барыла, сенаж траншеялары төзелә, яшелчә саклау складларына капиталь ремонт ясала.
Шәһәрлеләр үзәк парктагы төрле төстәге тротуар плиткалар белән түшәлгән киң тармаклы яңа юллар буйлап узганда төзүчеләргә рәхмәт белдерәләр. Яшь әниләр күләгәле юкә аллеясы астында сабыйлары белән саф һавада йөриләр, ә өлкән буын тәтешлеләр фонтан янында утырырга хыялланалар. Балалар алар өчен махсус төзелгән мәйданчыкның ниндирәк булачагы белән кызыксыналар.
Күп кешеләрнең хезмәте кергән эшнең ахыргы нәтиҗәсен һәркем түземсезләнеп көтә.
Күп катлы йортта яшәүчеләр уртак­лашканча, җылылык системасын аерым ягуга күчергәч, түләүгә шактый файда булуын сизгәннәр, моңа 6 миллион сумлык программа булышлык иткән. Җылылык системасы ремонтланганнан соң, Урюм мәдәният йорты һәм Олы Шәмәк мәктәбе дә җылынган.
Олышәмәклеләр өчен аларның "авырт­кан" мәсьәләсе хәл ителгән - 2,5 километр озынлыгындагы су үткәргеч төзелеше төгәлләнеп килә.
Районның унлап торак пунктында урам яктырткычлар урнаштырылган.
Район башлыгы Рәмис Сафиулловның Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгате буенча районда төзелеш эшләренә шактый средство җәлеп ителгән.
Аның ярдәмендә сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният объектларына капиталь ремонт бара.
Тәтешнең төзелеш оешмаларыннан "Энергия-БУА" ҖЧҖ (җитәкчесе Таһир Арсланов) иң зур күләмдәге эшне башкара. "Алар барысын да төпле, сыйфатлы итеп эшлиләр, объектлар тиешле вакытта тапшырыла", - диде райбашкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Әхәт Фатыйхов, төзүчеләр хакында.
Корылган объектларның сыйфаты һәм ышанычлылыгы төзелеш тармагы хезмәткәрләренең осталыгыннан тора, димәк, гражданнарның уңайлылыгы һәм иминлеге дә. Сезнең алтын кулларыгыз белән башкарылган эшләрнең барысы да һәрвакытта үзләренең матурлыклары һәм хозурлыклары белән гасырлар буена кешеләрне сөендереп торсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев