Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр Ватанны саклаучылар көненә котлаулар кабул итәләр

Район башлыгы Рәмис Сафиуллов Илебезнең Кораллы Көчләре, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, җирле бәрелешләрдә катнашучыларны, хәрби хезмәткәрләрне һәм район халкын тәбрик итә.

Бәйрәмнәр арасында бу көн аеруча да мактаулы урынны алып тора, чөнки ул көчле рухлы, батыр ир-­егетләр көне, аларның якларлык кешеләре һәм нәрсәләре бар: үз Ватанын, үз йортын, якыннарын һәм үз киләчәген.
Безнең тормышыбызда иң кадерлесе - ул тынычлык, иминлек һәм тотрыклылык, шуңа да Ватан сакчылары көне гомер-гомергә батырлык, фидакарьлек, намуслылык һәм вөҗдан символы саналган, диелә котлауда.
Рәмис Хатыйп улы һәркемгә ныклы сәламәтлек, бәхет, үзара аңлашу, тынычлык, Туган ил хакына яңа җиңүләр һәм уңышлар тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев