Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешлеләр язгы суларны каршыларга әзерләнәләр

    ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, ташу 7-10 көнгә иртәрәк көтелә.

    Суның максималь биеклеге нормага якын яки аңардан шактый түбән булырга мөмкин. Язгы ташу имин узсын өчен районда гидротехник корылмаларны (буалардагы плотиналарны) әзерләү, субүлгеч торбаларны, канауларны, йортлар һәм административ биналарның нигез буйларын чистарту эшләре алып барыла. Алабирде авылы янында Үләмә елгасы агымын турайту һәм аны тирәнәйтү буенча зур эшләр башкарылды. Мартның соңгы көннәрендә райондагы кечкенә елгаларның боздан арынуы көтелә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: