Якшәмбедә шәһәрдә һәм районның 19 авыл җирлегендә җирле әһәмияттәге референдум узды.
Ул бары Келәш җирлегендә генә үткәрелмәде.
Территориаль сайлау комиссиясе, участок сайлау комиссияләре беркетмәләрен раслап, референдум нәтиҗәләре турында беркетмә төзеде. Референдум мәсьәләләре буенча карар кабул ителгән дип танылды. Шәһәр һәм 19 авыл җирлеге Советы һәм башлыклары инициативасы хупланды, ә референдум нәтиҗәләре барлык җирлекләрдә дә уңай.
Шәһәрдә 9129 сайлаучының референдумда 4881е (53,47 процент) катнашты. 2665 сайлаучы "әйе" диде, бу 54,6 процент тәшкил итә. Авыл халкы зур активлык күрсәтте. Чөнки аларның мондый чарада беренче тапкыр гына катнашулары түгел һәм үзара салым юлы белән проблемаларны хәл итүнең асылын беләләр. Алабирде, Байраш, Бакырчы, Зур Әтрәч, Олы Тормы, Федоровка җирлекләрендә участокларга сайлаучыларның 80 проценттан артыгы килде. Иң азы Урюм (65,42 процент), Нармонка (64,14), Льяш (61,22) җирлекләрендә, шулай да шәһәргедән югары.
Нәтиҗәләргә килгәндә, референдумда катнашучыларның Алабирде җирлегендә 94,04 проценты, Бакырчыда - 95,34, Зур Әтрәчтә - 94,78, Олы Тарханда - 94,79, Олы Шәмәктә - 93,36, Жуковода - 91,28, Килдештә - 93,09, Нармонка җирлегендә 91,81 проценты уңай җавап бирде. Калган җирлекләрдә бу саннар түбәнрәк.
Районда яшәүчеләр "әйе" дип, шәһәр һәм район авылларын төзекләндерүгә үз средстволарын арттыру мөмкинлекләрен файдаландылар. Хәзер юлларыбыз яхшы булсын, чишмәләребез тазартылсын, урам фонарьлары янсын, яшь буын безнең кече ватаныбызны яратуыбызны аңласын өчен акча гына җыясы калды.
Нет комментариев