Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләр үз торакларын гына түгел, тирә-юнь территорияләрне дә тәртиптә тоталар.

Тирә-юньдәге матурлык һәм тәртип күбесенчә һәр кешенең төзекләндерүгә нинди мөнәсәбәттә булуына бәйле.

(Тәтеш, 6 июль, "Тәтеш таңнары"). Көннәрнең берсендә редакциябезгә шәһәрле Любовь Комышева шалтыратты. Әлеге ханым Тәтешнең ничек итеп төзекләнә һәм матурла­на баруы турында гәҗит битләрендә сөенеп укуы, шулай ук биредә яшәү­челәрнең дә урамнарны бизәргә омтылуы хакын­да уртаклашты. “Күптән түгел Гагарин урамыннан уздым, андагы йортларның берсен­дәге өйалды бакчасының аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыруын күрдем, күңелгә рәхәт булды”, – дип хәбәр итте ул.

Өйалды бакчасының хуҗабикәсе Лидия Королева икән, без аның белән башта телефон аша сөйләштек, аннары йорты каршында очраштык (битлекләр һәм перчаткаларда). Хезмәт ветераны инде 80не узган, һәм ул хәрәкәттә – бәрәкәт, файдалы активлык сәламәтлеккә яхшы тәэсир итә, дип раслый. Безнең өчен ул чәчәкләр патшалыгы буйлап үзенә бер төрле сәяхәт ясады (социаль ераклыкны үтәп). “Яратам әлеге нәзәкатьле чәчәкләрне, – дип уртаклашты чә­чәк үстерүче. – Алар  үзләренең гүзәллекләре белән иртә яздан алып салкын көзгә кадәр сөен­дереп утыралар. Рассада­сын үзем үстерәм, ка­рап-тәрбиялим, ә инде көннәр җылынгач, урам­га чыгарып ­утыртам, күпьеллыкларны үзләре­нең чәчәкләре белән язын тагын шатландырсыннар өчен томалап куям. Улым Вячеслав миңа зур ярдәм күрсәтә, аңардан башка бернишли дә алмас идем”.

Лидия Петровна чәчәкләр һәм яшелчә культураларын үстерүдә бары тик табигый өстәмә тук­ландыргычлар – көл, черемә куллануын әйтеп, үсемлекләрне микроэлементлар белән бае­ту һәм зарарсызландыру өчен суган кабыгыннан төнәтмә ясау серләре белән дә уртаклашты. Су салынган өч литрлы банкага өч уч суган кабыгы алабыз, караңгы урында бер тәүлек тотабыз, аннары эремәне 10 литрга кадәр җиткереп, концентратны су белән болгатабыз. 

Хуҗабикә болай дип сөй­ли: “Берничә төс­тә­­­ге суҗыярлар (үлән­ үсемлекләре) узып     йөрүчеләрдә һәм күрше­ләрдә аеруча да соклану уята. Пионнар, утчәчәк бик матур булып тулып ата, шушы көннәрдә кашкарыйлар, бәрхетләр, циниялар, арыслан авызы чәчәкләрен утырттым – алар көз азагына кадәр чәчәк атып утырачак. Әгәр кем дә булса орлыклар сораса, һичшиксез бирәм, яраткан шәһәребезнең урамнары тагын да матурлансын иде”.

P.S. Җәннәт почмагының ян капкасын ябып чык­канда өйалды бак­часы­ның җыйнак кына ясалган койма артындагы үләннәрнең дә шулай ук тротуарга кадәр пөхтә итеп киселгәнлегенә, биредә миләш агачы, люпиннар утыртылуына игътибар итәм. Уйлап куйдым: хуҗаларның чис­талыкны кайгыртуы үз йортлары чикләреннән ары да күренә, ә кай­берәүләрнең капка тө­бендәге үләнне чабып алырга да вакытлары юк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев