Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләргә эшләп алырга да мөмкин

"Халык инспекторы" һәм икътисадый хокук бозулар кебек бердәй рәвештә, хәзер республикада "яшел елан"га каршы көрәшәләр.

Алкоголь базарында тәртип урнаштыруга халыкны җәлеп итү алкогольнең законсыз әйләнешенең артуына бәйле.
Игътибарлы һәм битараф булмаган гражданнарны матди хуплау суррогат продукция белән агуланудан һич югы кемнең дә булса гомерен саклап калыр.
"Суррогатны кайда сатуларын" хәбәр иткән өчен акчаны билгеле бер шартларда алырга мөмкин. Мөрәҗәгатьнең раслануы, ә аның нәтиҗәләре буенча административ яки, законсыз контрафакт алкогольне тартып алу белән, җинаять эше кузгатылуы зарур. Премия суммасы да яраксыз аракы күләменә бәйле. "Әгәр законсыз әйләнештән 10нан 100 литрга кадәр алынса, ул чакта хуплау мең сум тәшкил итә, 100дән да артса - 2 мең сум. Хәбәр җинаять эше кузгатырлык нигезле дә булса, ул чакта аны җиткерүче 3 мең сум ала", - дип аңлата республика Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко.
Суррогат алкогольне кайда җитештерүләрен һәм сатуларын ничек хәбәр итәргә кирәклеген тәтеш­леләргә Дәүләт алкоголь инспекциясе белгеч-эксперты Елена Сазонова аңлата: "Моның өчен Татарстан Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында Личный кабинетта uslugi.tatarstan.ru адресы буенча теркәлергә кирәк. Кагыйдә бозулар турындагы хәбәрне фоторәсемнәр белән "Халык контроле" бүлекчәләренең берсендә урнаштырырга. Бу вакытта рәсемнәрнең булуы мәҗбүри шарт санала. Ул контрафакт сатыла торган кибет булырга мөмкин. Бөтен мөрәҗәгатьләрне Дәүләт алкоголь инспекция­се һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белгечләре тикшерәчәкләр, хәбәр итүченең исеме сер булып кала".
Сайтка кергән мөрәҗәгатьләр ресурстан фай­даланучы­ларның барсы өчен дә ачылмаячак. Гражданин шәхси сәхифәсендәге хәбәренең тикшерелүен үзе күзәтә ала. Хәбәр җибәрүче шуннан соң хәтта суд утырышларында катнашмый, әгәр дә моны үзе теләмәсә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X