Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләрне һава торышы сөендерсен

Аларның һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без үзебезнең метеостанциядә булдык.

Административ бинадагы уңайлыклар өйдәге мохитне хәтерләтә: тәрәзә төпләрендә чәчәкләр, ә диванда - мәчеләр. "Хатын-кызларның алты кешелек дус коллективы, эшкә килүе күңелле булсын өчен, көнкүрешләрен шулай көйләргә тырыша. Тәүлеклек эш режимында бер смена 12 сәгать тәшкил итә, димәк, бу безнең икенче йортыбыз", - дип сөйли метеостанция начальнигы Ирина Матвеева.
Бу бинада әлеге хезмәт, ул Тәтештә 1942 елдан бирле гамәлдә, 10 елдан аз гына артыграк яши.
Вакытлар узу белән җиһазлар да алыштырылган, ә 2010 елда автоматлаштырылган метеорологик станция урнаштырылган, андагы приборлар күрсәткече компьютерга тапшырыла. Хезмәткәрләр атмосферадагы процессларның һәм күренешләрнең интенсивлыгына, үзгәрешенә метеокүзәтү үткә­рәләр. Һава һәм туфрак өслеге температурасы, һаваның дымлылыгы, җилнең юнәлеше, күрү мөмкинлеге һәм көннең аяз, болытлылык, басым, радиацион фон турындагы мәгълүматлар Казанга тапшырыла. Шуннан инде махсус хезмәтләр һәм халык күңелсез, куркыныч һава торышы турында кисәтүләр алалар.
Узган ел метеомәйдан­чык­та кечкенә бассейн урнаштырганнар, ул су өслегенең парга әйлә­нүен үлчәргә мөмкинлек бирә. "Теләсә нинди һавада тәүлегенә 4 тапкыр, анемометрлар эшләгәндә, мәйданчыкта 10 минут басып торабыз. Коеп яңгыр яуган чаклар була, яшен вакытында аеруча куркыныч, - дип фикерләре белән уртаклаша Татьяна Кондаурова. - Кояш көлеп торганда һәм җиләкле аланнан хуш ис аңкыганда урамга чыгуы күңелле, әлбәттә", - дип тә өсти. Идел суы өслеген дә күзәтәләр, анда дулкын биеклеге һәм күрүчәнлек ераклыгы үлчәнә, ә кышкы айларда кешеләрнең иминлеге өчен бозның калынлыгын һәм кар катламының биеклеген белү мөһим. Бу мәгълүматларны күпчелек МЧС белгечләре сорап алалар.
Көзге культураларның ничек кышлавы, нинди чирләр белән зарарлануы, аларның үсешенә атмосфераның ничек йогынты ясавы хакында Татьяна Митрюшкина белә. Ул "Содружество"ның күзәтү алып барыла торган кыр­ларыннан уҗымнарны төрле ысул белән тикшергән, үсемлекләрнең уртача 10 процентының һәлак булуын ачыклаган. "Бу күп түгел, - дип аңлата белгеч. - Һәм, шунысы сөенечле, быел кимерүчеләр басуны читләтеп узганнар". Туфракта дым запасының күпме икәнлеген дә әйтте: "Чиста пар җирләрендәге уҗымнарга дым җитәрлек, ә менә туңга сөрелгән кырларда азрак булачак".
- Станциядәге һәр хезмәткәрнең стажы дистә елдан артык, - ди начальник, хезмәттәшләре белән горурланып. - Яшьләр остазы булган Ирина Вильдяева үз эшенә тугрылыклы белгеч, Ольга Федорова да һөнәреннән тәм табучы, ә Валентина Савельчеваның җаваплылыгы һәм пөхтәлеге хөрмәт уята".
Соңгы дистә елда Тәтеш метеорологлары ел саен республикада уздырыла торган һөнәри осталык конкурсларында тотрык­лы рәвештә алдынгылар өчлегендә торалар. Кечкенә генә коллектив зур эшләр башкара, чөнки аларның мәгълүматларыннан башка синоптиклар һава торышын билгели алмаслар иде, ә кешеләргә бүгенгә, иртәгәсе, өченче көнгә... һава торышының нинди булуы кызыклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев