Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешлеләрне белгеч искәртә: үзегезнең малкайларны саклагыз

    "Нодуляр дерматит нәрсә ул һәм сыерлар өчен ни дәрәҗәдә куркыныч?" - дип сорый укучыбыз Виктор.

    Аның соравына район ветеринария баш врачы Ирек САДРИЕВ җавап бирә:
    "Нодуляр яки төенле дерматит эре мөгезле терлекләр арасында иң куркыныч инфекцияләрнең берсе дип санала. Вирус көтүлекне 5тән алып 50 процентка кадәр зарарлап, җитди зыян китерергә мөмкин. Авыру сыерларның сөт продуктлылыгы кискен кими, еш кына карында бозаулары үлә, ә инфекция йоктырган үгезләр токым калдыра алмыйлар. Чирне дәвалау өчен файдалы ысуллар әлегә кадәр эшләнелмәгән.
    Вирус таралуның иң төп юлларының берсе булып урман бетләре, москитлар, чебеннәр, шул исәптән кан суыра торган бөҗәкләр тора. Терлекләрнең зарарлануы инфекцияле азык, сөт, мәни, шулай ук су һәм һава аша да булырга мөмкин.
    Сүз уңаенда, шушы көннәрдә Самара өлкәсендәге биш шәхси ярдәмче хуҗалыкта әлеге чир табыла.
    Ул районыбызда килеп чыкмасын дисәк, мөгезле эре терлекләрне безнең ветеринария хезмәте белән килешенеп сатып алырга киңәш итәм; сатучының һичшиксез №1 һәм №2 төрләре буенча ветеринария белешмәсе булу зарур; әгәр сез мөгезле эре терлек сатып алгансыз икән, ул чакта 30 көн эчендә карантин чаралары уздыру кирәк. Ветеринария күрсәтмәләрен тайпылышсыз үтәгез һәм сезнең терлекләрегез һәрвакытта сәламәт булачак".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: