Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешлеләрне белгеч кисәтә

    Коры эссе һава торышында һәрбер очкын, сүндереп бетерелмәгән учак, шырпы, тәмәке төпчеге бәла-казаларга китерергә мөмкин.

    Районара дәүләт янгын күзәтчелеге бүлеге хезмәткәрләре яга торган мичләрне төзекләндерергә, төтен юллыкларын, мич алдындагы тимер калайларның барлыгын, шулай ук йорт һәм каралтылардагы электр үткәргечләрнең ышанычлылыгын тикшерергә тәкъдим итә.
    "Каралты-кура һәм торак йортлар арасына яна торган материаллар өймәгез, - дип киңәш итә Денис Сафиуллин. - Ут бер бинадан икенчесенә хәтта җилсез көнне дә бик җиңел "сикерә".
    Әгәр сез шашлык кыздырырга чык­кансыз икән, ял иткәннән соң кабызган учакка су сибәргә, яисә аларны җир яки ком белән капларга онытмагыз.
    Янгын часте телефонын исегезгә төшерәбез: 01, 010, 2-51-92.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: