Реклама
Җәмгыять
Тәтешлеләрне бүләк көтә
ТР дәүләт хезмәте Порталыннан файдаланучылар 1дән 3 мең сумга кадәр матди түләүләр ала алачаклар.
Бердәнбер шарт - Татарстан территориясендә этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукцияләрне җитештерү өлкәсендә хокук бозу фактлары расланган очракта законны бозу турында гариза бирү.
ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, гаризаны түбәндәге төрләр буенча юлларга мөмкин:
"Сәүдә кагыйдәләрен бозу" (алкогольне 22.00дән 10.00 сәгатькә кадәрге вакытларда сату; сәүдә предприятиесенең балалар бакчаларына, мәгариф, медицина оешмалары территорияләренә якын булуы; алкогольле продукцияне стационар булмаган сәүдә объектларында лицензиясез сату; контрафактлы алкоголь сату; "икеләтә файдаланыла торган" спирт кушылган сыеклыклар сату);
"Җәмәгать туклануы" (алкогольне ваклап сатуга лицензия булмавы; җәмәгать туклануы предприятиесенең балалар бакчалары, мәгариф, медицина оешмалары территорияләренә якын урында булуы);
"Этил спирты, алкоголь һәм спиртлы продукцияләрне законсыз җитештерү һәм (яисә) әйләнеше" (ваклап, лицензиясез җитештерү, агызу, күп күләмдә алкоголь һәм спиртлы эчемлекләрне эшкәртү турындагы мәгълүматлар.
Хокук бозу фактлары расланганнан соң, гариза бирүче вәгъдә ителгән бүләкне алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев