Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

Рус Тат
Җәмгыять

Тәтешлеләрне күпләп эштән чыгару

Райбашкарма комитетының мәшгульлек хезмәтенең тырышлыгына карамастан, районда рәсми эшсезләр 99 кеше исәпләнә, шуларның 31е - авылларда, 68е - Тәтештә.

Вахта ысулы белән эшләүчеләр әйтүенчә, хезмәтнең бу төре дә күпләргә ошамый, чөнки эшләп тапкан акчалары чыгымнарын капларга да җитми икән.
Күршедәге Кама Тамагы районының "Фоника-Гипс" предприятиесендә хезмәт куючыларның да эшләре уңышлы булмаган. Җитештерелгән продукцияне сату белән проблемалар килеп туганлыктан, предприятие безнең районның 45 кешесен кыскарткан һәм аларны кире эшкә алулары билгесез. Үз районында яңа хезмәт урыннары ачу ышанычлырак, әлбәттә. Әмма безнең ярлылык нәтиҗәсендә әлегә бу хыял гына, эшмәкәрлек белән шөгыльләнү кебек маһирлык бөтен кешегә дә бирелмәгән бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев