Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешлеләрне мул товар белән сөендерделәр

Тәтештә авыл хуҗалыгы ярминкәсе булып узды.

Ял көне иртән иртүк район эшкуарлары, авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм авыл җирлекләре вәкилләре район мәдәният йорты каршындагы мәйданга үз товарларын алып килде. Алар төрлелекнең бай булуы белән шәһәрлеләрне гаҗәпкә калдырды: өстәлләрдә - төрле сорттагы ит, сөт, эремчек, йомырка, балык, шикәр комы, он, бал һәм яшелчәләр. "Безнең янга килегез, мондый бәяләр башка бер җирдә дә юк", - дигән сатучыларның тавышлары мәйдан буйлап ишетелде.
"Ф. М. Җәләлиев" КФХның сату өстәле янына озын чират тезелде, ул бу көнне тәтешлеләргә килосы 270-320 сум бәясеннән ит тәкъдим итте. Бер сәгать эчендә диярлек барлык 420 килограмм терлек һәм ат ите сатып алып бетерелде, хуҗалык җитәкчесе әйтүенчә, алар бертигез сорап алына. Каршы яктагы "Д. В.Майоров" КФХ палаткасы янына дуңгыз ите алырга теләүчеләр җыелды. "Бәясе - килосы 210-220 сумнан, бик яхшы алалар, турап өлгерә алмыйбыз", - диде Дмитрий Майоров. Ярминкәгә алар 150 килограмм шәп ит алып килгән.
Бидәңге авыл җирлегенең өстәле сигезенче яртылар тирәсендә инде бушап та калды диярлек. Авылның мәдәният йорты директоры Рафис Хөснетдинов, бу көнне ул бер үк вакытта авыл хуҗалыгы продукцияләрен сатучы да иде, салкынча иртә булуга карамастан, күңелле итеп болай диде: "Каймак, сөт, ун данәсен 55шәр сумнан йомырканы сатып бетердек, бары тик бер түшкә каз калды". Без сөйләшеп торган арада, аны да алдылар.
Йөк машиналарында кызып-кызып ашлык сату сәүдәсе барды. Биредә күпчелеге "Кильганов" КФХ алып килгән арпа һәм бодайга өстенлек бирде. "Новая заря" КамАЗындагы алты төргәк печән берничә минут эчендә сатып җибәрелде, дөрес, әлеге товарны алырга теләүчеләр шактый күп иде.
"Без хатыным белән ярминкәгә һәрвакытта йөрибез. Хәзерге район башлыгы вакытында алар күпкә яхшырак була башлады. Бүген терлек ите, 80шәр сумнан судак һәм корбан балыгы сатып алдык. Хатыным кара торма алырга китте, без аңардан дару ясыйбыз. Барысына бергә 6 мең сум сарыф иттек, аның каравы кирәкле бөтен әйберне сатып алдык", - диде шәһәрле Фәлих Гарипов.
Авыл хуҗалыгы ярминкәсен уздыру Халыклар бердәмлеге көненә туры килде, шуңа күрә мәйдандагы сәүдә җирле үзешчәннәрнең төрле телләрдә яңгыраган җырлары астында барды. "Форпост" территориаль үзәге, "Батырлык" спорт-патриотик клубы, "Бердәм Россия Яшь Гвардиясе" төбәк штабы активистлары биредә үк "Без бердәм" дигән акция үткәрделәр, анда 300гә якын тәтешле катнашты. Яшьләр узып-китеп йөрүчеләргә бәйрәм тарихы белән белешмәлекләр һәм Россия әләменең өч төсе төшерелгән тасма өләштеләр.
Җыелучыларны район башлыгы урынбасары Евгений Курков район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм шәхсән үз исеменнән бәйрәм белән тәбрик­ләде, көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсендә актив катнашучыларны истәлекле бүләкләр белән билгеләп үтте. Олы Тархан авыл җирлеге I дәрәҗә Дип­ломга ия булды, II дәрәҗәгә - авыл хуҗалыгы техникумы, III дәрәҗәгә - Жуково авыл җирлеге.
Өстәлләр бушап калды, сатучылар таралышты, Татарстанныкын сатып алу табышлырак булуына кабаттан инандырыр өчен, алар арзан бәядән сыйфатлы азык-төлек белән тәтешлеләрне тагын да сөендерерләр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев