Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешлеләрне уңыш сөендерде

    Районда шикәр чөгендерен җыеп алу тәмамланды.

    Кыр эшчәннәре район тарихында беренче тапкыр югары табышлы культурадан, һәр гектардан уртача 457 центнер уңыш белән, 210 996 тонна татлы тамыр җыеп алдылар.
    Тәтешлеләр уңыш буенча республикада мактаулы икенче урынны яуладылар. Моңа игенчеләрнең тырыш хез­мәте, чөгендер игү технологияләрен даими камилләштерү ярдәмендә ирешелде.
    Быел чәчү мәйданнары 4617 гектар тәшкил итте. Язын яшелләнгән шытымнар аграрчыларны сөендерсә дә, 11 июльдән 9 августка кадәр сузылган корылык, ул чакта һава температурасы 35 градуска кадәр җитте, яхшы уңышка өметләнүне куркыныч астына куйды. Әмма шулай да сентябрьдәге файдалы яңгырлар хәлне төзәтә алдылар һәм татлы тамырлар бик тиз күтәрелеп киттеләр.
    Быел "Бакырчы", "Новая заря", "Татарстан", "Ш. И. Хөсәенов" авыл хуҗалыгы предприятиеләренең шикәр чөгендерен яңадан үстерә башлаулары сөендерә, ә "С. М. Казаков" аны тәүге тапкыр игә башлады.
    Шикәр чөгендере мәйдан­нарын ел саен арттыра барган "Колос", "Р. Г. Сафи­уллова", "Нива" кебек хуҗалыклар иң югары уңышка ирештеләр - гектардан 500 центнердан артык.
    Урып-җыю мәйданнарының киңәюе югары технологияле комбайннарга да ихтыяҗны арттыра. "Колос" агрофирмасы, "Р. Г. Сафиуллова" КФХ, "АгроСоюз" ҖЧҖ, "Р. М. Заһидуллин" КФХ җитәкчеләре, "ROPA" фирмасы чөгендер җыю комбайннарын файдаланып, заман белән бергә атлыйлар.
    Урып-җыюны без вакытын­да төгәлләсәк тә, уңышны шикәр чөгендере заводына тапшыру вакыты аграрчыларны борчуга сала. Югары уңыш яңа бурычлар таләп итә.
    "Район кырларыннан тәүлегенә ике мең тоннадан артык чөгендер озатыла, бу 120-150 авторейс дигән сүз, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Николай Кудряшов. - Транспортның җитешмәве аны ташу темп­ларын тоткарлый".
    Әмма, шуңа да карамастан, чөгендер өемнәре кими, тау кадәр чимал төягән КамАЗлар юлларда йөреп торалар, һәм, татлы продукция хисабына, авыл хуҗалыгы предприятие­ләренең бюджеты тулылана.
    Вакыт сизелми дә уза тора, борылып карарга да өлгермәбез, язгы кыр эшләре дә килеп җитәр, ә тырыш хезмәт белән ирешелгән акча кереме киләсе уңышка нигез салуда ярдәм итәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: