Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтешленең бурычлары арта гына бара

    РФ Законы буенча баланың үз әти-әниләреннән алимент алуга хокукы бар.

    Аянычка каршы, кайбер әти­ләр һәм әниләр үз бу­рыч­ларыннан качар­га тырышалар, ләкин дәүләт, балалар хокукын як­лап, андый хәс­рәт-әти-әни­ләрне җавап­лылыкка тарта.
    "Агымдагы елның 5 ае нәти­җәсе буенча безнең исәпкә алудан төзәтү эшләренә 27 хөкем ителүче үтте, - дип хәбәр итә Тәтеш районы буенча ТР җинаять-башкару инспекциясе начальнигы Марсель Гәлиәкбәров. Шунысы аеруча да борчый, шуларның бишесе - алимент түләмәгән өчен җәлеп ителгән хатын-кызлар. Икесе инде җәзаларын үтиләр, икесе - чиратта, тагын берсенә карата материаллар судта. Алиментчылар бурычының гомуми суммасы, ирегеннән мәхрүм ителүчеләрнең (4 ир, 2 хатын-кыз), 837 мең 605 сум 79 тиен тәшкил итә". Җәмәгать суды залында алимент түләмәүчеләр - еш кунак­лар.
    Яшь кеше утызны аз гына уз­ган, аерылган, 2 баласы бар.
    "Бурычларым өчен 5 айга төзәтү эшләренә хөкем ителдем, ләкин эш таба алмадым, акча юк, түли дә алмыйм", - ди ул.
    Аның әйтүенчә, авыл хуҗалыгы предприятиесенә урнашырга тырышып караган, белеме дә туры килә, әмма кире какканнар.
    Балаларың белән күре­шә­сеңме, ярдәм итәсеңме дип сорагач, ир-егет сабыйларны яратам, алар белән телефоннан сөйләшәм, кай­вакытларда бүләкләр сатып алам дип җавап бирде. "Элекке хатыныма билгеле бер сумманы түләргә тәкъдим иттем, әмма ул кире какты", - дип борчуын белдерә авыл кешесе.
    Суд залында җавапка тартылучы, миңа калса, дулкынланмады да, әйтерсең лә яклаучысы белән дә, прокурор белән дә, адвокат белән дә алдан ук килешеп куйган. Ә бит аңа колония янады...
    Баксаң, эшкә урнашу өчен аңа җирле хакимият органнары янына барырга бурычлы күрсәтмә бирелгән булган. Әмма вакыты табылмаган. Икенче күрсәтмә, өченче, шулай итеп ул бернинди дә эш башкармаган.
    Якланучысы өчен адвокат ничек кенә тырышмасын, ул килеп туган хәлгә ваемсыз булды һәм үзенә карата судны ничек тә җайларга теләмәде. Һәм аяз көнне яшен суккандай, 2 бала атасы­ның катгый белдерүе: "Колония­гә барам, әмма алимент түләмим".
    Аның сүзләре гаҗәпләнү ту­дырды, хөкем ителеп кенә бурыч чигерелми бит, ә бары тик арта гына. Димәк, ул үзенең сайлау юлын тапкан һәм хәзер 1 ай да 20 көнгә колония-поселениегә озатылачак.
    Әлеге җәзалау чарасы аңа уйланырга, тормышка булган карашын яңадан күздән кичерергә һәм балаларыннан да кадерле берни булмавын аңларга мөмкинлек бирер дип өметләнәм.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: