Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешленең үтенеч-мөрәҗәгатен үтәделәр

Районда яшәүчеләр күптән түгел безнең төркемдә Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиулловка үзләрен борчыган сораулар белән мөрәҗәгать итте.

(Тәтеш, 30 май, "Тәтеш таңнары"). Без узган атнада шәһәр зираты янындагы санитар төзекләндерү урынының фотосурәтен урнаштырган идек.

Кичә шәһәрле ханым безгә элекке май заводыннан су-канализация оешмасына кадәрге урам өлешенә куелган терәк баганасын һәм электр чыбыкларын фотога төшереп җибәрде.
Ул әлеге сорау белән Рәмис Хатыйп улына мөрәҗәгать итте, һәм район башлыгы якын арада әлеге мәсьәлә хәл ителәчәк, дип җавап биргән иде. Без нәтиҗәсен фотода күрәбез.

Исегезгә төшереп үтәбез, районда яшәүчеләрдән яңгыраган барлык сораулар шәхси контрольгә алыначак, дип билгеләп үткән иде район башлыгы видео-мөрәҗәгать барышында.

фото: архив/Авангард

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев