Тәтешләр, сәламәтлегегезне тикшерегез
ТР Мәҗбүри медицина иминиятләштерү территориаль фондының Буа шәһәрендәге филиалы директоры Илсур Гарипов хәбәр итә.
(Тәтеш, 16 июнь, "Тәтеш таннары").
– Йөрәк-кан тамырлары авырулары, яман шешләр, сулыш органнары авырулары һәм шикәр диабеты – иртә стадияләрдә кешене борчымый торган хроник йогышлы булмаган авыруларның тулы булмаган исемлеге, ләкин нәкъ менә алар кешеләр үлеменең төп сәбәпләре булып торалар. Нәкъ менә шушы авыруларны ачыклау өчен диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре үткәрәләр дә инде, – ди ТР Мәҗбүри медицина иминиятләштерү территориаль фондының Буа шәһәрендәге филиалы директоры Илсур Гарипов.
Диспансерлаштыруга түбәндәгеләр керә: анкета тутыру, антропометрия, артериаль кан басымын үлчәү, кандагы холестерин һәм глюкоза дәрәҗәсен билгеләү, флюорография, ЭКГ, күз эчендәге басымны үлчәү. Һәм, һичшиксез, онкоскрининг диагностик тикшеренүләр үткәрелә. Онкоскрининг диагностик тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, кирәк булганда табиб-терапевт пациентларны диагнозны ачыклау өчен тикшерүгә җибәрә.
Диспансерлаштыруны һәм профилактик медицина тикшерүен мөстәкыйль рәвештә, иминият медицина оешмасы чакыруы буенча узарга мөмкин (аның полисы сезнең кулыгызда).
Хезмәткәрләр диспансерлаштыруны узганда, сәламәтлек саклау өлкәсендә законда каралган тәртиптә, өч елга бер көн эштән азат ителергә тиеш, һәм шуның белән бергә аларның эш урыннары (вазифалары) һәм хезмәт хакы саклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев