Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтешнең беренче сыйныфларына мәктәп кирәк-яраклары белән сумкалар бүләк иттеләр

Булачак 1нче сыйныфларга мәктәп кирәк-яраклары белән сумкалар бүләк иттеләр.

Тәтеш татар урта мәктәбенең актлар залында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясе кысаларында район башлыгы Рәмис Сафиуллов һәм ТР юстиция министры Лариса Глухова матди хәлләре авыр булган гаиләләрдәге - 65 һәм тагын район мәгариф хезмәткәрләренең 33 баласына сумкалар тапшыр­дылар, моннан тыш аларның һәркайсы акцияне оештыручы - "Бердәм Россия" символикасы төшерелгән футболкалар да алды. Балаларга өстәмә белем бирү үзәге коллективы әзерләгән бәйрәм җанлы әкиятне хәтерләтте. Изге күңелле Фея мәктәп тормышының бик тә кызыклы булуы турында сөйләде. Әмма нәниләрне башка геройлар да көткәннәр - Кара табы, мәсәлән малайлар һәм кызларның борыннарына тамарга теләгән, ә сеңелесе Икеле - беренчеләрнең көндәлекләренә, әгәр алар начар укысалар, урнашырга тырышкан.
Рәмис Хатыйп улы балаларны булачак Белем көне белән котлады: "Әти-әниләрегезне мәктәптә уңышларыгыз белән генә сөендерегез, яхшы билгеләргә генә укыгыз".
"Беренчеләргә дә һәм аларның әти-әниләренә дә, олыларга сабырлык телим, тулы канлы яңа тормыш башлана, - диде Лариса Глухова. - Бу балаларның кем булачаклары, нинди һөнәр сайлаулары әлегә билгесез. Бәлки араларында булачак педагоглар, табиблар, космонавтлар бардыр, тик шунысы мөһим, мәктәп юлын узып, алар, һәр укучыга йөрәк җылысын бүләк иткән үзләренең укытучыларын истә тотарга тиешләр". Без тантанада катнашучылар белән дә сөйләштек. Гөлфия Мәүлетова, аның игезәкләре Адель белән Эльвина мәктәпкә баралар, бүләк өчен рәхмәтле, чөнки бу аларның гаилә бюджетына сизелерлек ярдәм. "Ышанам, бишлегә генә укырлар", - дип елмая ана.
Ә Миша Мещеряков 1 сентябрьны түземсезлек белән көтә, инде балалар бакчасына йөрисем килми ди. "Бүләкләр һәм әлеге искиткеч чараны оештырган өчен рәхмәт, - ди Мишаның әнисе, - бүген улым белән бик күп онытылмаслык тәэсирләр алдык".
Булачак 1нче сыйныфларның әти-әниләре эшләгән оешмалар һәм предприятиеләрдә дә сумкалар тапшыру дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев