Тәтешнең һәм Тәтеш районы торак пунктларының тышкы күренеше елдан-ел яхшы якка үзгәрә
Соңгы берничә ел эчендә Тәтештә үзәк парк төзекләндерелде, Балыкчылык тарихы музее ачылды, заманча балалар мәйданчыклары урнаштырылды; шәһәр мунчасын төзү, юлларны ремонтлау, урам яктырткычларын алыштыру һәм урнаштыру, шәһәрнең тарихи үзәген, шәһәр буасы территориясен яңартып төзү һәм башкалар алып барыла.
(Тәтеш, 18 март, "Тәтеш таңнары"). Без, җирлектә яшәүчеләр, Тәтешне һәм районны төзекләндерүгә үз өлешебезне кертә алабыз. Татарстанда үзара салым программасы берничә елдан бирле гамәлдә. Искә төшерик, үзара салым программасы буенча җыелган һәрбер сумга республика бюджетыннан дүрт сум өстәлә. Тәтештә кешеләр тарафыннан җыелган үзара салым акчасына Төньяк микрорайонда балалар мәйданчыгы урнаштырылды, шәһәрнең берничә урамында яктырткычлар яхшыртылды: энергияне аз сарыф итә торган лампалар белән яңа яктырткыч линияләр кабызылды. Авыл җирлекләрендә үзара салым акчасына Бөек Ватан сугышында һәлак булучы сугышчыларның һәйкәле яңартып төзекләндерелә һәм торгызыла, чишмәләр, коелар төзекләндерелә, урам яктырткычлары куела, зиратлар коймалап алына, авыл урамнарындагы юллар ремонтлана. Үзара салым буенча акча җыю дәвам итә, димәк, туган ягыбызны тагын да матуррак итәр өчен һәркайсыбызның үз өлешен кертү мөмкинлеге бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев