Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә банк карталарыннан акча алу очраклары арткан

Кыйммәтле телефон ияләрен күңелсезлекләр көтә. Россия Эчке эшләр министрлыгының Тәтеш районы бүлеге кисәтә: кәрәзле телефоннар һәм Android, IOS һәм Windows Phone системалы смартфоннар өчен Интернет аша таратыла торган электронлы вирус ярдәмендә банк карталарыннан акча алу очраклары арткан.

Саклагыч махсус программа булмаган очракта вирус активлаша һәм мобильле банкка тоташтырылган телефон аша банк картасыннан акчаны башка җайланмаларга күчерү турында мөстәкыйль рәвештә команда бирә башлый.
Хокук саклау органнары хезмәткәрләре мобильле банк хуҗаларына вируска каршы заманча программалардан файдаланырга, телефоннарга ешрак тест үткәрергә, таныш булмаган программалар урнаштыр­маска киңәш итәләр. Банк карталарында зур суммалар тотмаска, агымдагы балансны даими тикшереп торырга кирәк. Кәрәзле телефонны яки СИМ картаны югалтканда, аны алыштырганда яисә телефоннан озак вакытлар файдаланмый торганда мобильле банкны ябарга (рәсми төстә, банк учреждениесенә үзең мөрәҗәгать итеп).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев