Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә бер көнгә руль артына гүзәл затларны утырттылар

Шәһәр көнендә автодромда "Автоледи-2015" конкурсы узды.

Аны ДОСААФ автомәктәбе коллективы дүртенче ел рәттән оештыра. Узган ел "автоледи" исеме өчен 16 гүзәл зат катнаша, быел азрак. Бәлки һава торышы ошамагандыр, ә бәлки конкурс шартларының үзгәртелүе - ярышучылар шәхси машиналарында мәйданга кертелмәделәр. Барсы да осталыкларын өйрәнү машинасы ВАЗ-2114тә күрсәттеләр.
"Андый тәкъдим катнашучыларның үзләреннән керде. Шартлар барсына да уртак булсын өчен, без аны кабул иттек", - дип аңлатты ДОСААФ автомәктәбе директоры Зиннур Габдуллин.
Ярышучыларның йөртү стажлары төрле - кемдер руль артында яңа гына, кемдер инде ун елдан артык. Ничек кенә булмасын, руль артында үзен ышанычлы тотучы гына түгел, ә юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл белүче җиңүче.
Катнашучыларның һәркайсы үз осталыгын күрсәтте, берәүләр багананы әйләнеп, "бокс"ка керделәр, икенчеләренең двигателе сүнде, кайберәүләр дулкынланудан, күрәсең, барыр юлларын ялгыштылар, "стоп" билгесе алдында туктап калырга оныттылар. Йөртү буенча инструктор Вячеслав Атякшев мондый кагыйдә бозуны җитди дип саный.
"Кагыйдәләрдә вак-төякләр юк, - ди ул. - Әгәр имтиханда өйрәнчек стоп сызыгы алдында туктамаса, шартлы рәвештә ул янәшәдә торган машинага барып бәрелгән дип санала".
Теория буенча да хәлләр шулайрак - тест биремнәрен барсы да үти алмадылар.
Конкурс йомгаклары буенча көчлеләр җиңде, алар барсы да - тәтешлеләр. "Автоледи-2015" исеменә Анна Гарифуллинага лаек булды, аның стажы 18 ел. Надежда Кондратьева - икенче, Ольга Калаева өченче урынны алды, ә Динә Шәйхаттарова тамашачылар мәхәббәтен яулады. Барсы да кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X