Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтештә “Чәчәк композициясе” күргәзмәсе уза

    Үзәк китапханәдә җәй ахырында матур гадәт буенча чәчәкләр күргәзмәсе уза.

    Һәр чәчәк үзенә күрә нәфис һәм күз явын алырлык, ә инде кеше фантазиясе һәм иҗат байлыгы кушып ясалган чәчәк бәйләмнәре аеруча соклану уята.
    "Быел безнең күргәзмәбез "Чәчәк композициясе" дип атала, - дип таныштыра инвалидлар җәмгыяте рәисе Нина Халикова. - Ярдәмнәре өчен китапханә хезмәткәрләренә рәхмәт әйтәсебез килә, әлеге күргәзмәне без алар белән бергә оештырдык".
    Төрле төстәге дәлияләрдән әзерләнгән Татьяна Смирнованың "Тәтеш салават күпере", Анастасия Миронованың "Кәеф", Надежда Мечтанинаның "Нәфис соната" композицияләре күргәзмәне бизәп торалар, Равия Минһаҗеваның "Көз яме" һәм Светлана Камфарованың "Таңның ягымлы нәфис кыңгыравы" дип исемләнгән кашкарыйлары һәркемнең игътибарын җәлеп итәрлек. Нина Халикованың "Көз моңы" розалар бәйләменнән башларны әйләндергеч хуш ис бөркелә.
    Әлеге күргәзмәгә килгән күп кенә һәвәскәр-чәчәк үстерүчеләр Раиса Емелинаның "Тату гаилә" композициясе белән соклануларын белдерделәр, анда үрелгән кәрзиндә дәлияләр һәм бәрхет гөлләр тату күршелек итәләр.
    Күргәзмәдә барлыгы 20гә якын чәчәк композициясе тәкъдим ителгән, ул 5 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: