Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә чәчәк үстерү буенча бәйге дәвам итә

Тәтеш районы пенсия фонды идарәсе хәбәр итә

(Тәтеш, 18 июль, «Тәтеш таңнары», Алсу Җиһаншина фотосы). Татарстан Республикасы буенча Россия пенсионерлар берлегенең Тәтеш бүлеге оештырган чәчәк үстерү буенча бәйге дәвам итә.

Нина Новикова, Наталья Дубкова, Клара Нигъмәтуллина бәйге комиссиясенә үз чәчәк түтәлләре һәм клумбаларының үзенчәлекле бизәлешен тәкъдим иттеләр.

Гагарин урамындагы 57нче йортта яшәүчеләр (Татьяна Асташина, Маргарита Хәйретдинова, Гөлфия Вәлиева, Асия Зотова, ирле-хатынлы Валентина һәм Владимир Николаевлар) йорт яннары территорияләрен чәчәкләрдән ясалган әкияти аланга әйләндергәннәр. Исегезгә төшерәбез, бәйге агымдагы елның август азагына кадәр дәвам итә.

Пенсия яшендәге гражданнарның һәркайсын актив катнашырга чакырабыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев