Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә этләрнең кешеләргә ташлану очраклары ешайды

Без игътибар иткәнчә, "этләр" темасы күбесенчә кышын "баш калкыта".

Бәлки, һава шартлары тәэсир итәдер, әйтергә кирәк, субъектив сәбәпләр дә бар: эт хуҗалары үзләренең йорт хайваннарын "ирекле тормышка" чыгарып җибәрәләр. Этләрнең кешеләргә ташлану очраклары ешайды, медицина хезмәткәрләре тешләү очраклары булуын билгеләп үтәләр. Шушы көннәрдә генә редакциягә шәһәрле шалтыратып, моң-зарын белдерде. Ул Карл Либкнехт урамы буйлап тыныч кына эшкә барганда, аңа кинәт кенә зур соры төстәге эт ташлана.
"Мин көч-хәлгә котылдым, ә сумкада аның селәгәе калды. Шунда ук кар белән сөртеп алдым", - дип сөйләде калтыранган тавыш белән тәтешле ханым.
"Миңа шулай ук эт ыргылды, бала арбасы этеп бара идем. Хайваннар гаепле түгел, ә кешеләр... Без дүрт аяклы дусларны асрап-тотуга җаваплы карамасак, әлеге проблема шулай булачак та", - дип күршем сөйләгән сүзләрне искә төшердем (авт. искәрмәсе), урамда йөрүче этләр турында сүз чыккач.
Белү мөһим
Гражданлык кодексы буенча хайваннар асрау милек тотуга тиңләшә. Йорт хайваннары тарафыннан китерелгән зыян өчен җаваплылык аның хуҗасына йөкләнә.
Тешләү һәм шуңа омтылу дәрәҗәсенә бәйле булмаган матди яки рухи зыян өчен эт хуҗасыннан компенсация таләп итәргә мөмкин. Бу җинаять эше түгел, ә гадәти гражданлык дәгъвасы булачак. Эт хуҗасы барлык чыгымнарны, яраксызга чыккан кием, дару сатып алу, дәвалану һәм әхлакый борчылуларны, һичшиксез, түләргә бурычлы.
Белгеч киңәш итә
Тәтеш районы ветеринария берләшмәсе начальнигы Ирек Садриев хәбәр иткәнчә, ведомство белгечләре тарафыннан елга ике тапкыр (яз һәм көз) этләргә һәм мәчеләргә котыру чиренә каршы профилактик прививка ясала. Ул йорт хайваннары булган хуҗаларның барысын да әлеге чаралардан баш тартмаска чакыра, чөнки бу үзең яраткан йорт хайваннарын кайгыр­туның мөһим бер өлеше булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев