Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтештә герой-якташларыбыз бюстларын урнаштыру эше башланачак

    Дүшәмбедә Дан Монументы территориясендә район башлыгы Рәмис Сафиуллов район җитәкчеләре белән эшче киңәшмә уздырды. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган чараларны оештыру һәм үткәрү, шулай ук якташларыбыз - Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденнарының тулы кавалерлары бюстларын урнашытру, Дан Монументын яңарту мәсьәләләре тикшерелде.

    Аларны урнаштыру буенча берничә тәкъдим әйтелде.

    "Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итүгә вакыт күп калмады, - диде район башлыгы, - шуңа да салкыннар башланганчы кыска гына вакыт эчендә сыннар нигезен салу эшен башкарырга кирәк".

    Райбашкарма комитеты архитекторы Илгиз Кудяковка бюстларны урнаштыру планын эшләп бетерү йөкләнде. Ул хәбәр иткәнчә, 13 батырның бюстына заказ бирелгән, шуларның берсе әзер. Эшләрне Казан сынчысы башкара.

    Исегезгә төшерәбез: Дан Монументы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 50 еллыгы хөрмәтенә 1995 елда салынган һәм ачылган. Ул тиешле дәрәҗәдә саклап тотылса да, яңартуны һәм капиталь ремонтлауны таләп итә.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: