Тәтештә «Идел буе Болгары тарихы» мәгълүмати акциясе үткәрелде
21 май – Идел буе Болгарстанында рәсми рәвештә ислам дине кабул ителгән көн.
(Тәтеш, 20 май, “Тәтеш таңнары”).
18 май көнне Тәтеш шәһәренең Үзәк паркында Идел буе Булгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу кысаларында «Идел буе Болгары тарихы» мәгълүмати акциясе үткәрелде. Аны Тәтеш район мәдәният йорты хәбәр итә.
Акция барышында шәһәр халкына Идел буе Болгарының барлыкка килү тарихы, анда яшәүче халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләре, дине турында мәгълүмат буклетлары таратылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев