Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтештә конкурслар узды

    Тәтеш шәһәре буенча иң яхшы яңа ел бизәлеше бәйгесенә нәтиҗә ясалды:

    (Тәтеш, 13 гыйнвар, «Тәтеш таннары»).  Тәтеш шәһәре буенча иң яхшы яңа ел бизәлеше бәйгесенә нәтиҗә ясалды:
         “Административ биналар һәм предприятиеләр, учреждениеләр, оешмалар территориясенең иң яхшы яңа ел бизәлеше”:
    1нче урын – Тәтеш ягы тарихы музее (Понедельникова Наталья Геннадьевна); 2нче урын – Тәтеш җирлекара китапханәсе (Трофимова Марина Дмитриевна); 3нче урын – Тәтеш балалар сәнгать мәктәбе (Баландина Екатерина Юрьевна).
         “Кар фантазияләре” иң яхшы яңа ел сурәтләре бизәү”:
    1нче урын – Кулагина Кристина Леонидовна, Комсомол урамы; 2нче урын – Бабаева Ольга Ивановна, Юбилей урамы; 3нче урын – Самаркин Александр Петрович, Производство урамы.
          “Шәхси торак йортларның иң яхшы яңа ел бизәлеше”:
    1нче урын – Куранов Евгений Андреевич, Ветшәһәрчек урамы.
           “Күп фатирлы торак йортларның иң яхшы яңа ел бизәлеше”:
    1нче урын – Мәктәп урамы (йорт буенча өлкән Моисеева Любовь Алексеевна).
    “Кар фантазияләре” иң яхшы кар сурәтләре ясау” дигән өстәмә номинация – Тәтеш урман хуҗалыгы (Халитов Рәис Шамил улы).
            “Кар сурәтләре буенча “Яңа 2019 ел символы” дигән өстәмә номинация – Тәтеш балалар сәнгать мәктәбе (Баландина Екатерина Юрьевна); Тәтештәге 2нче урта мәктәпУ (Гаффаров Фиргать Фәйзелхак улы).

    Тәтеш районындагы авыл җирлекләре буенча иң яхшы яңа ел бизәлеше бәйгесенә нәтиҗә ясалды:
           “Авыл җирлекләре арасында иң яхшы бизәлгән административ бина”:
    1нче урын – Жуково авыл җирлеге, башлыгы Сапожников Николай Петрович; 2нче урын – Олы Тормы авыл җирлге, башлыгы Салихов Нияз Госман улы; 3нче урын – Бидәңге авыл җирлеге, башлыгы Хөсәенов Рамил Минвәли улы.
         “Торак йортларның иң яхшы яңа ел бизәлеше”:
    1нче урын – Чумак Галина Ильинична, Килдеш; 2нче урын – Тимарина Юлия Александровна, Монастырский авылы; 3нче урын – Гарифуллин Айрат Фәрит улы, Олы Тормы.
          “Кар фантазияләре” сурәтенең иң яхшы яңа ел бизәлеше”:
    1нче урын – Бакырчы авыл җирлеге, башлыгы Шәмсетдингов Илдар Мәхмүтгәрәй улы; 2нче урын – Киртәле авыл җирлеге, башлыгы Абмаева Анна Геннадьевна; 3нче урын – Гайнуллин Фаяз Гомәр улы, Зур Әтрәч. 
    Җиңүчеләр дипломнар, акчалата призлар белән бүләкләнде.

     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: