Тетюшские зори
  • Рус Тат
  • Тәтештә куып бару көрттә тәмамланды

    Тәтеш районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре кагыйдә бозган шоферны тоткарладылар.

    Шимбә көнне, 30 гыйнварда, кичке 9лар тирәсендә юл тәртибен саклаучыларга исерек шоферның караңгы төстәге тугызынчы модельле "Жигули"да Көнь­як микрорайон урамнары буйлап йөрүе турында хәбәр килеп ирешә. Хәлне ачыклау өчен тиз генә шунда китәләр. Шуңа охшаш автомобильнең Свердлов урамыннан Чернышевскийга борылуын күргәч, сиренаны кабызып, репродуктор аша машинаның туктавын таләп итәләр. Әмма барып чыкмый: "тугызлы" тизлекне арттыра һәм ... кар көртенә барып керә. Рульне ташлап, шофер бата-чума качарга тели, әмма аны эләктереп алалар һәм эш машинасына китерәләр. Тоткарланучы 1986 елда туган, машина йөртү хокукыннан берничә, төгәлрәге 6 (!) тапкыр мәхрүм ителгән тәтешле була. Күпне күргән машина да документсыз һәм хәтта беркайда да теркәлмәгән икән.
    Яшь кеше үзенең исерек икәнен танырга теләми һәм, алкотектор приборы күрсәтүен шик астына куеп, хас­таханәдә медицина тикшерүе үткәрүне таләп итә. Киң танылган әйтемне үзгәртеп, болай диясе килә: алкогольдәге промилль ул үзәк район хастаханәсендә дә промилль - тиешле нормадан 6 тапкырга югары булган.
    Автомобиль түләүле тукталышка куелган, ә аның шоферы тиздән суд каршына басачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: