Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә кызыл галстуклар “балкыды”

Майның кояшлы көнендә тәтешлеләр шәһәр урамнарыннан үткәндә совет заманына "эләгү" мөмкинлегенә ия булдылар.

Аларга моны Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең 11нче сыйныф укучылары бүләк итте.
"Һәр көнне игелекле эшләр башкарырга - әзер бул!" "Һәрчак әзер!" - алар шундый шигарьләр белән шәһәр урамына чыктылар.
Уку елы ахырында мәктәптә матур гадәт буенча Балачак көне үткәрелә. Бу уку йорты белән хушлашканда үзенә бертөрле йола, анда булачак чыгарылышлар йөри. Бу юлы укучылар үзләренең фантазияләрен эшкә җиктеләр, әбиләренең "сандыкларын" актарып, пионерлар булыр өчен тулысынча әзерләнделәр. Сыйныф җитәкчесе Валентина Тихонова үзенең укучыларының әлеге уй-ниятләрен рәхәтләнеп хуплый.
Әйе, кызыл галстуклар заманы турында балалар дәреслекләр, фильмнар һәм өлкәннәр сөйләве буенча гына беләләр. Ләкин шулай да бу совет эпохасы шаһитларына үткәннәргә кайтып килү мөмкинлегенә комачау итмәде. Нәкъ тә менә күпләр кайчандыр "иптәшләрем каршында үз Ватанымны сакларга һәм яратырга тантаналы ант итәм" дигән сүзләрне йөрәк түрендә җылы һәм якты истәлек буларак саклый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев