Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә Пушкин көне узды

Яшь тәтешлеләр Пушкин көнендә Алтын балык янында кунакта булды.

(Тәтеш, 16 июнь, “Тәтеш таңнары", Ирина Ефимова (автор фотосы)).  Рус теле көнендә “Сабый” балалар бакчасы сабыйлары һәм Тәтештәге 1нче урта мәктәпнең мәктәп яны лагеренә йөрүчеләр педагоглар җитәкчелегендә Тәтешнең балык­чылык тарихы музеена бардылар.

Кырпы балыгы һәйкәле янында аларны Балыкчы каршы алды, ул балаларга экскурсия уздырды һәм балыкчылыкны үстерү тарихы турында сөйләде. Сәяхәтчеләр балыкчылар ихатасында балыкчыларның көнкүреше, зур ятьмәне ничек үрү һәм суга ыргыту хакында белделәр, үзләренә таныш булган балыкларның исемнәрен әйттеләр, ә кашыклар ясаучы аларга агач кашыкларның ничек эшләнүен күрсәтте. Өй янында балалар Пушкин язган Карчыкны күрделәр, ул аларны тәтешчә итеп перәннек әзерләргә өйрәтте. “Перәннекләрнең нигә бизәкле булуын хәзер без беләбез”, – дип уртаклаштылар кечкенә кулинарлар.

Су анасы остаханәсендә хуҗабикә барысы белән бергәләп Балык-салават күперен төрле төстәге тәңкәләр белән бизәргә тәкъдим итте, алар моны уңышлы итеп ­башкардылар.

Тере балыклар йөзеп йөргән күл янәшәсендә балалар Алтын балык күренүен сулыш та алмыйча көттеләр, ә диңгез Хуҗабикәсе зур самавыр белән өстәл янында барлыкка килде һәм хуш исле чәй белән балык рәвешендә пешерелгән печеньелардан авыз итәргә чакырды. Сыйланган арада сәяхәтчеләр Александр Пушкинның нинди әкиятләрен белүләрен сөйләделәр.
***
Ә шәһәрнең үзәк паркында “Без Пушкинга кунакка килдек” дигән мәдәни-күңел ачу программасы узды.

Шәһәрдәге үзәк китапханә хезмәткәрләре оештырган мәйданчыкта балалар һәм аларның әти-әниләре ачык һавадагы китапханәгә килделәр. Актив һәм спорт яратучы балалар алтын балыкларны бер-берләренә тапшырып, эстафетада мавыктыргыч һәм кызып-кызып уйнадылар. Яшь рәссамнар галереяда Пушкин персонажларының киемнәрен матур төсләргә буяп, үзләренең иҗатларын ­чагылдырдылар.

Паркка килүчеләр уртаклашканча, Пушкин белән очрашу иң тәэсирләндергеч мизгелләр булган, тәтешле Олег Евсеев классик булып киенгән иде. Ул балалар һәм өлкәннәр белән берлектә илебездә яшәүчеләрнең һәркайсына балачактан ук таныш булган шигырьләрне кычкырып укыды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев