Тәтеш таңнары

Тәтеш районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Тәтештә референдум уздыру турында

 Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулев Тәтеш шәһәрендә яшәүчеләргә мөрәҗә­гать итә.

(Тәтеш, 12 ноябрь, Тәтеш таңнары). Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Тегулев Тәтеш шәһәрендә яшәүчеләргә мөрәҗә­гать итә: “Гражданнарның үзара салым программасында катнашуы республикабыз өчен инде яңа тәҗрибә түгел. Программаның мөһим өстенлеге шунда, һәрбер җыелган сумга ТР Хөкүмәте ТР Минис­трлар Кабинеты Карары нигезендә (№ 909, 2013 елның 22 ноябреннән) тагын дүртне бүлеп бирә. Хөкүмәт тарафыннан күчерелгән һәм үзара салым программасы буенча кешеләр  җыйган барлык акча максатчан булып тора, алар бары тик референдум мәсьәләсендә күрсәтелгән эшләргә генә юнәлтелә. Референдум гражданнарның турыдан-туры ихтыярын белдерү төре кебек, гомумдәүләт, төбәк яки җирле билгеләнештәге аеруча да әһәмиятле мәсьәләләр буенча тавыш бирүдә чагылдырылган гомуми турыдан-туры тапшыру һәм яшерен тавыш биргән вакытта РФ гражданнарының ирекле ихтыяр белдерүе нигезендә уздырыла. Тәтештә референдум беренче тапкыр 2016 елда үтте. Аның нәтиҗәсендә җыелган акча ярдәмендә без тәтешлеләр өчен тагын да уңайлырак яшәү шартлары булдыру буенча мөһим мәсьәләләрнең бер өлешен уңышлы хәл итә алдык (чаралар тулырак “Тәтеш таңнары”ның 78нче санында яктыр­тылды). Агымдагы елда, “ТР Тәтеш муниципаль районы “Тәтеш шәһәре” муниципаль берәмлеге территориясендә җирле референдум билгеләү турында”гы “Тәтеш шәһәре” МБ Советы карары (№28-1, 01.10.2018 ел) буенча безнең шәһәрдә 2018 елның 18 ноябрендә шулай ук референдум булачак. Югарыда күрсәтелгән карар нигезендә, I төркем инвалидлар, инвалидлар һәм Бөек Ватан сугышында, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларның тол калучылары һәм инвалидлар, күп балалы гаиләләр (өч һәм аннан да күбрәк бала булучылар), студентлар, көндезге укуда белем алучылар, урта гомуми белем учреждениеләрендә укучылардан тыш, шәһәребез гражданнарына, “Тәтеш шәһәре” муниципаль берәмлеге территориясендә теркәлгән 18 яшькә җитүчеләргә, 2019 елда Татарстан Республикасы Тәтеш муниципаль районы “Тәтеш шәһәре” муниципаль берәмлеге территориясендә җирле әһәмияттәге түбәндәге мәсьәләләрне: шәһәрдә яңа зират территориясен төзекләндерү буенча эшләр башкару;  Тәтеш шәһәре территориясенә урнаштыру өчен балалар һәм спорт мәйданчыклары сатып алуны  хәл итү өчен гражданнарның үзара салым акчасы тәртибендә бер тапкыр бирелә торган 500 (биш йөз) сум күләмендәге түләү өчен тавыш бирү булачак. Аңлатма: яңа зират төзү зарурилыгы шунлыктан килеп туды, чөнки хәзерге вакытта гамәлдәге шәһәр зиратында мәетләр күмәргә урын калмады, чөнки аның чикләрендә буш җирләр юк. Шәһәрдә яңа зират төзелеше буенча эшләр әйләнеп уза торган юл белән янәшәдә, автодром каршында башланды инде: җир кишәрлеге бүленгән, койма һәм капка ясау алып барыла. Каберстанны әйләндереп алу буенча эшләрне төгәлләү, ярдәмче биналар төзелеше һәм зират белән янәшәдә каты көнкүреш калдыклары җыю мәйданчыгы өчен шактый финанс таләп ителә, бу җирле бюджетта каралмаган, ләкин үзара салым акчасы ярдәм итә алачак. Чираттагысы: шәһәр микрорайоннарында заманча берничә балалар һәм спорт мәйданчык­лары җиһазландырылган, шулай да Людоговкада, шәһәрнең Төньяк микрорайонында балаларга, үсмерләргә ял һәм спорт белән шөгыльләнүне оештыру өчен спорт мәйданчыклары кискен җитмәү күз уңында тотыла, 2019 елда җыелган үзара салым акчасы шуңа юнәлтелергә планлаштырыла да инде. 

Хөрмәтле тәтешлеләр! Гражданнарның үзара салымы кешеләр өчен әһәмиятле булган мәсьәләләрне чишүдә өлешчә финанслауның чынлыктагы бер юнәлеше була ала. 2018 елның 18 ноябрендә булачак референдумда актив катнашыгыз, чөнки төзекләндерү буенча билгеләнгән эшләр шәһәргә дә, биредә яшәүче кешеләргә дә кирәк. 
Референдумда сез үзегезнең сайлау участокларында тавыш бирә аласыз”. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X